Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бердәмлек уңышка илтә

    Мөрәлеләрнең яңартылган мәдәният йортында җыелып, яңа сәхнә бизәлешенә, йомшак урындыкларга, якты диварларга соклануларын күзәтү үзе бер шатлык иде. Авыл җирлегенең еллык хисап җыелышында аталган саннар, фактлар - халык өчен яңалык түгел, кайнап торган авыл тормышы вакыйгалары һәрберсенең күз алдында. Шуңа да авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллинны мактап туя алмыйлар.

    Авылның хөрмәтле әбисе Асия апа Гыйбадуллина да авылдашларына шул хакта фикерен белдерде:

    - Шатлык белән дә, кайгы белән дә авыл җирлегенә киләбез, Ринатка да, аның белән эшләүче кызларга да рәхмәт, гозерләребезгә колак салалар, үз эшләрен яхшы белеп башкаралар. Алардан сорый беләбез, үзебез ярдәм итәргә ашыкмыйбыз. Урамга, авыл тирәсенә авыл халкы ташлаган чүп-чарны яз җиткәч авыл җирлеге хезмәткәрләре җыярга мәҗбүр. Аларга ярдәм итү - үзебезгә ярдәм итү дигән сүз ул. Әле менә нинди матур клубка җыелдык. Яшь чагыбызда, моннан 40 ел элек аның ачылышына шатланып туя алмаган идек, инде менә элеккегедән дә матуррак иткәннәр, - диде ул.

    Авыл җирлеге Советын, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, полициянең участок уполномоченные бүлмәсен үзенә сыендырган бинаны төзекләндерү өч миллион сумга төшкән. Мөрәле төп гомумбелем бирү мәктәбенә кадәр " Кайбычагрохимсервис" җәмгыяте тарафыннан салынган таш юлның бәясе исә 300 мең сумнан артык. Моннан тыш 2012 елда Үзәк урамны су белән тәэмин итүче су башнясы урнаштырганнар. Зиратның олы юл буендагы ягын тимер сетка белән әйләндереп алганнар, чүп савытлары кую өчен урыннар ясаганнар. Бу яктан мөрәлеләрдән үрнәк алырга мөмкин. 2010 елдан халыктан зират коймасын алыштыру өчен 400 мең сумга якын акча җыелган, Ринат Зиннәтуллин шул сумманың тиененә кадәр нинди максатта файдаланулары хакында хисап тотты. Койманың бер метры 757 сумга төшкән.

    Мөрәлеләрне генә түгел, барлык район халкын борчыган мәсьәлә - авылларның чисталыгы. Югыйсә, җыелышларда, авыл җыеннарында даими күтәрелә бу сорау, тик уңай якка үзгәреш кенә юк. Мәктәп директоры Лилия Минһаҗеваның да йөрәге әрни:

    - Авылыбыз элек тә кечкенә булмаган, әби-бабаларыбыз зиратны да, елга-инеш буйларын да, болыннарны да чистартырга вакыт тапкан, беркем дә килеп эшләп бирмәгән. Югыйсә, техника заманасы, буш вакытны кая куярга белмәгән чакларыбыз була. Мәктәп экологик тәрбия бирү буенча максатчан эш алып бара, әмма өендә әти-әнинең табигатькә битарафлыгын күргән бала да шул эздән китәчәк. Барысы да әнә шул урамга чыгарып түккән бер чиләк юынтык судан башлана, - диде ул. Ахыр чиктә, киңәшләшеп, атнаның билгеле бер көнендә "Заволжье" җәмгыятеннән бирелгән техника белән чүпне авыл халкыннан җыеп чыгу хакында килештеләр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бу фикер белән килеште, авыл уртасындагы күлне торгызу инициативасын да яклап чыкты. "Заволжье" җәмгыятенең директоры Айрат Фатыйхов пай җирләре өчен ясалган исәп-хисап турында сөйләде. Аның сүзләренчә, терлекчелек фермасына 12 савымчы кирәк, филиалның управляющие читтән килеп эшли. Хезмәт хакларын даими түләгән, эшләргә техникасы, шартлары булган хуҗалыкка урнашмыйча, "эш юк" дип, тормыштан зарланып йөрүчеләргә тагын ни кирәк - аңлашылмый. Кредит алып, яхшы каралты-кура өлгертеп, терлек асрап, керем алучылар байтак бит. Мәсәлән, Мөрәледә Азат Сираҗиев хуҗалыгында дүрт сыер, җиде үгез бар, 2012 елда сөт сатудан 40 мең сум, ит сатудан 240 мең сум табыш алган.

    - Айрат Фатыйхов кебек тырыш егетләр күтәрә авылларны. Җәмгыятьнең баш идарәсен Мөрәледә калдырудан авыл отты гына. Авыл җирлегендәге техника санын гына карагыз: ике ел элек җиңел һәм йөк машиналары 61 булса, быел аларның саны 90га якын. Бу сан тормыш дәрәҗәсенең үсүен дәлилли. Монда авыл җирлеге белән халыкның үзара аңлашып, килешеп эшләве дә үз ролен уйнамый калмагандыр, - диде район башлыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Мөрәле
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: