Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бәрлебашында мәчеттән төп мәктәпкә кадәр таш юл салыначак

    Район авылларын төзекләндерү, юллар салу эше елдан - ел киңрәк колач ала бара. Быел шундый эш Бәрлебашы авылына да килеп җитте.

    Бәрлебашы авылында мәчеттән төп мәктәпкә кадәр 835 метр арага таш юл салу эшен Буа шәһәренең "Вираж" ябык акционерлык җәмгыятенең төзелеш бригадасы башкара.

    - Безнең төзелеш бригадасы Кайбыч районында 2008 елдан бирле эш алып бара. Узган ел Бушанча авылы юнәлешендә ике чакрым асфальт юл салдык, быел калган ике чакрымын эшләп бетерәчәкбез. Шулай ук, Ульянково - Надеждино авыллары арасында ике чакрым арада җир эшләре башкарылды. Бәрлебашы авылында эшне ике атна эчендә төгәлләргә исәп, аннан соң, Морза Бәрлебашы авылына 2 чакрым 724 метр асфальт юл салачакбыз, - диде төзелеш бригадасы мастеры Илдар Вәлиев.

    Хәзерге вакытта биредә бульдозер юлга түшәү өчен туфрак эттерә, төягеч трактор туфракны ике "КамАЗ" автомобиленә төяп тора. "КамАЗ"лар туфракны юлга бушата, грейдер белән "К- 700" тракторы аны тигезләп тора. Ничәмә-ничә еллар юлсызлыктан интеккән авыл халкының ике атнадан соң хыяллары тормышка ашачак. Моның өчен алар авылдашлары, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: