“Булсын дип эшлим”

Күпьеллык намуслы хезмәте, Татарстан Республикасының җиртөзәрлек һәм җир кадастры өлкәсендәге казанышлары өчен Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Кайбыч бүлеге начальнигы Гобәева Лилия Шәфигулла кызы "Татарстан Республикасының атказанган җиртөзәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бу хактагы Указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Үз эшен яратып һәм белеп башкаручы Лилия Гобәеваны мактаулы исемгә лаек булуы белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да кайнар котлады һәм чәчәк бәйләме бүләк итте. Лилия ханым Кайбыч районында җирдән файдалану һәм аны саклау буенча баш дәүләт инспектор да. Инде 1994 елдан бирле шушы тармакта эшли ул. Нәкъ менә шул елны район җир комитетында кадастр бюросы оештыра һәм барлык авыл җирлекләрендә дә җир участокларын үлчәү, җиргә дәүләт актлары бирү буенча кызу эш башлана. Җиде елдан соң аны Татарстан буенча "Җир кадастры палатасы"на бүлек начальнигы, ә тагын биш елдан Россия күчемсез милке идарәсе җитәкчесе боерыгы белән Кайбычтагы бүлеккә начальник итеп билгелиләр. Заманалар үзгәрү белән бу ике структураны үзгәртәләр һәм Лилия Шәфигулловнаны Росреестрның ТР буенча идарәсенең Кайбыч бүлеге начальнигы итеп куялар.
Никтер әлеге хезмәтне миңа ирләр башкарырга тиеш кебек тоела. Лилия ханымга да шулай дим. Ә ул миңа елмаеп:
- Хәзер хатын-кызлар эшләмәгән берәр тармак бармы икән ул?- диде. -Дөрес әйтәсез, мин күчемсез милек идарәсендә эшләгәндә без Татарстан буенча да дүрт кенә хатын-кыз идек: Менделеевскийдан, Тукай, Сабадан һәм мин. Хәзер инде күбәйдек. Ә хезмәтебез бик җаваплы, төгәллек сорый. Мин эшне өстән-өстән генә түгел, булсын, дип җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгән. Без Кайбыч районындагы барлык җирләрнең реестрын, ягъни, төгәл исәбен алып барабыз, авыл хуҗалыгы җирләренең ташландык хәлгә килмәвен контрольлибез, үз белдеклегең белән буш җирдән рөхсәтсез файдалануга юл куймыйбыз, йорт-җирне рәсмиләштерү һәм теркәү дә безгә йөкләнгән. Эшчәнлегебез болар белән генә чикләнми, ул - киңкырлы. Максатыбыз-төп байлыгыбыз җирдән нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү.
Хезмәтендә тәртип булган кешенең өендә дә тәртип аның. Тормыш иптәше Рәиф Апастагы "Алтаир" төзелеш фирмасы прорабы. Кызлары Ләйсән Олы Кайбыч мәктәбендә унынчы класста укый, быел музыка мәктәбендә фортепиано классын тәмамлый. Ә иң зур шатлыклары - Казандагы энергетика университетының соңгы курсында укучы уллары Илһам, диплом алгач, туган якка эшкә кайтырга җыена.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 апрель 2021 - 16:45Кайбычның беренче район башлыгы Азат Хәнифәтуллин:”Кайбыч 30 ел элек кенә төзелгән дисәләр, беркем дә ышанмас” Кайбыч 30 ел элек кенә төзелгән дисәләр, беркем дә ышанмас. Минем күңелемә бик якын булган район ул. Чөнки 1991 елда оешкан яңа районның администрация башлыгы итеп мине сайлап куйдылар.12900
-
19 апрель 2021 - 16:40Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч туган көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте Хөрмәтле кайбычлылар, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче якташларыбыз!7100
-
19 апрель 2021 - 13:52Иске Чәчкаб авылының 100 яшьлек Әлмәндәре: ”Җиңү көнен зарыгып көтәм” Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин янына һәр баруымда аны Әлмәндәр бабайга охшатып кайтам.4900
-
18 апрель 2021 - 11:08Чүти авылында районның 30 еллык юбиллен үткәрделәр Кайбыч районының 30 еллык юбилее уңаеннан Чүти авыл җирлегендә зур тантана узды.18700
-
17 апрель 2021 - 08:22Шүширмә авылында, капиталь ремонттан соң, мәдәният йорты үз ишекләрен ачты Кайбычның 30 еллыгына багышланган тантананы танымаслык булып үзгәргән мәдәният учагында үткәрделәр.25400
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.51700
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.42000
-
13 апрель 2021 - 15:58Иске Тәрбит һәм Федоровское урта мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге республикадагы мәгариф учреждениеләрендә шахмат уены зоналарын булдыру буенча махсус проектны тормышка ашыра.35100
-
12 апрель 2021 - 15:13“Китап” радиосы туган тел сагында тора “Китап” радиосының эш юнәлеше һәм максаты нидә?7400
-
9 апрель 2021 - 14:41Кайбычта язгы кыр эшләренә старт бирелде Традиция буенча, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хуҗалыклардагы техниканың әзерлегенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы карары белән махсус оешкан комиссия бәя бирә.52600
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.47200
-
5 апрель 2021 - 10:08Кайбыч пенсионерларына сөенеч: 1 апрельдән пенсия арта 1 апрельдән дәүләт пенсион тәэмин ителешендәге, шул исәптән, социаль пенсияләр 3,4 процентка арттырыла. Бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә.37500
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
19 апрель 2021 - 16:41Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин юбилей уңаеннан фикерләрен җиткердеКайбычның 30 еллык юбилеена да килеп җиттек.13300
-
18 апрель 2021 - 11:08Чүти авылында районның 30 еллык юбиллен үткәрделәр Кайбыч районының 30 еллык юбилее уңаеннан Чүти авыл җирлегендә зур тантана узды.18700
-
19 апрель 2021 - 16:41Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин юбилей уңаеннан фикерләрен җиткерде Кайбычның 30 еллык юбилеена да килеп җиттек.13300
-
19 апрель 2021 - 16:45Кайбычның беренче район башлыгы Азат Хәнифәтуллин:”Кайбыч 30 ел элек кенә төзелгән дисәләр, беркем дә ышанмас” Кайбыч 30 ел элек кенә төзелгән дисәләр, беркем дә ышанмас. Минем күңелемә бик якын булган район ул. Чөнки 1991 елда оешкан яңа районның администрация башлыгы итеп мине сайлап куйдылар.12900
-
19 апрель 2021 - 16:40Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч туган көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте Хөрмәтле кайбычлылар, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче якташларыбыз!7100
-
19 апрель 2021 - 13:52Иске Чәчкаб авылының 100 яшьлек Әлмәндәре: ”Җиңү көнен зарыгып көтәм” Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин янына һәр баруымда аны Әлмәндәр бабайга охшатып кайтам.4900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика