Танылган спортчы Ирек Зиннуровның Россия Дәүләт Думасына депутат булып сайлануына әле ике ай да вакыт узмады. Шулай да, парламентта тыгыз график белән эшләвенә дә карамастан, ул Кайбычтагы сайлаучылары янына кайтырга җай тапкан.
Безнең районда яшәүчеләр Ирек Зиннуровка сайлау алды очрашуларында да сорауларын бирергә өлгергән иде. Бу юлы да аңа мөрәҗәгать итүчеләр шактый булды. Спорт өчен җан атучы яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов депутатка яңа идеясен җиткерде - ике тапкыр Олимпиада уеннары призеры, дөнья һәм Европа чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Ирек Зиннуров кубогына укучылар арасында йөзү буенча турнир үткәрү! Су полосы нәкъ менә танылган спортчының җиңел кулы белән Татарстан районнарында популярлык ала башлады. Мәсәлән, хәзер Байлар Сабасы, Арча, Базарлы Матакта укучылар спортның шушы төре белән ныклап шөгыльләнә башлаган, бу секциягә әле мәктәпкә кермәгән балаларны да алалар. Ирек Зиннуров Кайбычка буш кул белән килмәгән - суда ярышлар үткәрү өчен дымга чыдам ике туп алып кайткан. Кайбычка беренче визитында ул "Салават күпере" спорт комплексы бассейнында укучыларга су полосы буенча мастер-класс күрсәткән иде. Кайбыч балаларының поло белән кызыксынуларын әнә шунда күреп китте ул. Йөзү турниры турындагы тәкъдимне дә хуплап кабул итте. Юрий Михайлов спорт мәйданчыклары төзү программасы нигезендә чаңгы базасын булдыруда да ярдәм сорады.
-Кайбычта балаларны йөзәргә өйрәтү буенча махсус укыган тренерлар юк, - диде Ирек Зиннуровка "Салават күпере" спорт комплексы җитәкчесе Җәмилә Сәгыева. Балаларны ярышларга тиешенчә әзерләү өчен безгә булган тренерларыбызның осталыгын арттыру өстендә эшләргә кирәк. Бу юнәлештә дә ярдәм итсәгез иде.
Депутат янына гозерләре белән килүчеләрнең барысы да социаль, җәмгыяви яктан мөһим мәсьәләләрне күтәрде. Турминскийдагы Изге Троицк чиркәвеннән Николай атакай Ермолаев һәм приход советы рәисе Василий Уткин Олы Тәрбит авылында халык ярдәме белән чиркәү төзелә башлавы турында сөйләде, фотоларын да күрсәтте, тарихи үткәннәргә дә тукталдылар. Бу чиркәү рухи кыйммәтләрне саклау, халыкка әхлак тәрбиясе бирү өчен дә кирәк. Аның проект-смета документлары күптән әзер, төзелеш өчен җир дә рәсмиләштерелгән, бинаның бер өлеше төзелгән. Акча җитмәү сәбәпле, әлегә төзелеш туктаган. Шуңа да Василий Уткин белән Николай Ермолаев халык тарафыннан сайланган депутатка спонсор табуда булышуын үтенделәр.
- Бүген халыкны кабул итү вакытында яңгыраган барлык сорауларны да язып алдым. Хәзер аларны хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Мондый очрашулар алга таба да узачак. Мин сезнең барыгызны да тыңларга әзер, - диде соңыннан Ирек Зиннуров.
Нет комментариев