Эш график буенча бара

5 июльдә ТР Баш инвестиция төзелеш идәрәсе начальнигы Рәшит Нуруллин район үзәк сырхауханәсе, Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә капиталь ремонт, Мәлки авылында клуб төзелеше белән танышты. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, ГИСУның әйдәүче белгече Сергей Харьков озатып йөрде.
Баш инвестиция төзелеш идарәсе начальнигы сырхауханәдә кабул итү-диагностика бүлегендә ремонт барышын карады, лифт өчен шахта төзү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Терапия, хирургия бүлекләре, теш кую кабинеты, азык хәзерләү блогында да булып, сырхауханәгә капиталь ремонт үткәрү күләмен билгеләделәр. Рәшит Нуруллин алда торган эшләр исемлегенә канализацияне, электр, вентиляция, җылылык системасын алмаштыру, авыруларга тотынып йөрү җайланмалары урнаштыруны кертергә тәкъдим итте. Узган ел косметик ремонт үткәрелгән, шуңа да идән, стеналарга әлегә кагылмаячаклар. Урам яктан керү ишекләре, тәрәзәләр, фасад та ике ел элек алыштырылган. Рәшит Нуруллин Олы Кайбыч мәктәбендә "Султан" төзүчеләренең ремонт эшләреннән канәгать калуын белдерде һәм хезмәтләрен плюс дүртле белән бәяләде. Ул барлык төзекләндерү эшләрен, шул исәптән тирә-юньне төзекләндерү, стадион, балалар мәйданчыгы төзелешен,
эчке һәм тышкы инженерлык челтәрен монтажлауны заказчы билгеләгән срокта төгәлләү бурычын куйды. Мәлкидә клуб стенасын өючеләр санын, эш темпларын арттырырга тәкъдим итте.
-Тәтеш белән Болгарда мондый объектлар түбә астында инде, ә сез әле һаман стена өясез. Хәзер төзелеш алып бару өчен иң кулай чор, акча, төзелеш материаллары бар, подрядчиклар билгеләнгән. Шулай булгач, эшләргә дә эшләргә генә кирәк. Һәр атна саен ТР Президенты катнашында видеоконференция режимында узган җыелышларда кимчелекләр белән эшләүчеләрнең исемнәре аталмыйча калмый,- диде Рәшит Нуруллин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 май 2022 - 10:24Кайбычта яшь армиячеләр йорты ачылды Районда 16 яшь армиячеләр отряды 457 баланы колачлый. Аларның бергәләп җыелу урыны барлыкка килде.18400
-
13 май 2022 - 17:06Кайбыч районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырдылар Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Ак Барс” банкның “Кайбыч №1” өстәмә офисы җитәкчесе Илсия Хафизова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашты.19300
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.35300
-
10 май 2022 - 21:02Мөрәле авылы өлкәннәре Кәрим Тинчурин исемендәге театрга Җиңү көне уңаеннан күрсәтелгән спектакль карарга барды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Без хәтерлибез!» хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен спектакль күрсәтелде.16100
-
10 май 2022 - 21:00Соравылның мәдәният хезмәткәре Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган күргәзмә әзерләгән - Авылыбызда китапханәче дә, клуб мөдире дә үзем. Күпфункцияле үзәкнең фоейсында урнашкан күргәзмәне китап укучылар да, клубка килүчеләр дә кызыксынып карый.9200
-
9 май 2022 - 15:05Кайбычта ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларын кафеда хөрмәтләделәр Иске Чәчкабтан Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин, Олы Кайбыч авыл җирлегендәге тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, 9 Май – Җиңү көне уңаеннан оештырылган парадтан соң, бәйрәм табыны артына җыелды.18200
-
7 май 2022 - 14:40Кошманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды Ул " Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Укучылар һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары фотоларын күтәреп, урам әйләнде.46700
-
7 май 2022 - 13:31Чүти авылында Җиңү бәйрәме узды Чүти авылы уртасында урнашкан батырлар һәйкәле янына авылның олысы-кечесе җыелган.42600
-
2 май 2022 - 20:49Олы Урсак авылында яшәүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте Моннан туксан ел элек, җиһанга җылылык һәм ямь алып килгән май аеның икенче көнендә, Апас районы Югары Акхуҗа авылында Гөлсинә исемле кыз дөньяга аваз сала.41500
-
2 май 2022 - 17:01Кушкүл авылы клубы мөдире Лилия Муллина: ”Май бәйрәмнәрендә эшләргә дә, күңел ачарга да өлгерәбез” “Авыл халкы май бәйрәмнәрен, тоташ ял көннәрен зарыгып көтеп ала.34400
-
2 май 2022 - 05:00Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Ураза гаете котлы булсын!” Мөселманнар өчен изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. 2 майда – Ураза бәйрәме.19700
-
28 апрель 2022 - 10:26Кайбычта “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе узды Мәктәп командалары арасында ел саен үткәрелүче “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабы узды.33500
-
22 апрель 2022 - 15:10«Хатлар йорты» Рамазан аена багышланган сигез открыткадан торган серияне тәкъдим итте Сигез открыткадан торган серия, Рамазан тематикасыннан тыш, татар колоритын чагылдыра.70000
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
14 май 2022 - 09:20Кайбычта Сабантуйлар гөрләячәкБез ел буена көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй якынлаша. Бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү комиссиясе утырышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды.46100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика