Эшләре кирәкле һәм катлаулы
Район торак-коммуналь хуҗалыгы бу көннәрдә өй туен билгеләп үткән тату гаиләне хәтерләтә: яңа бинада җиһазлар урнаштыралар, элемтә көйлиләр. 5 июльдә искесенә өстәп төзелә башлаган бина бу атнаның дүшәмбесендә файдалануга тапшырылды.
Ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре дә катнашты.
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре Кайбыч халкын су белән тәэмин итә, контейнерлардагы көнкүреш калдыкларын полигонга илтү һәм канализацияләрне чистарту буенча хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта эшнең иң кызу чоры санала - оешма-учреждение котельныйларын, су башняларын җылыту сезонына әзерлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев