Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Галия Кайбицкая урамы чәчәкләргә төренер

    Шимбә көнне Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре җәмәгатьчелек үзәге тирәсен һәм Галия Кайбицкая урамын чистарту өмәсенә чыкты.

    Узган елның көзендә бу урамдагы картайган тупыл агачларын кискән иделәр, хәзер аларның төпләрен казып алалар, чәчәкләр һәм куаклар утырту өчен туфрак ташыйлар.

    -Галия Кайбицкая урамы ике яклап та чәчәкләргә төренеп утырачак. Куаклар да утыртырга җыенабыз. Безгә район үзәгендәге башка оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре дә ярдәмгә килер дип ышанабыз, чөнки бу үзәк урамнарның берсе,- ди район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова.

    Район башлыгы тәкъдиме белән 2013 ел Төзелешләр һәм төзекләндерү елы дип игълан ителде. Шуңа да барлык оешмалар тирәсен чәчәкләргә күмү бурычы куела. Элеккеге "Правда" колхозының ындыр табагы территориясен тәртипкә китерү, куакларны кисү буенча да ике көн рәттән өмә булды.

    Район башлыгы фикеренчә, район үзәгендә яшәүчеләр бәйрәмнәргә ныклап әзерләнә, аларның тирә-юньне тиешле тәртипкә китерүләре шул хакта сөйли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: