Хезмәт кешесенең кадерен беләләр
"Алтын кырлар" җәмгыятендә илебез табынын баетучы хезмәт кешесенә хөрмәт зур икәнлеге февральнең беренче көнендә Багай мәдәният йортында узган алдынгылар слетында ачык чагылды.
Узган елдагы эшчәнлеккә хезмәт алдынгылары белән бергәләп йомгак ясау, киләсе авыл хуҗалыгы елына яңа бурычлар билгеләү бездә матур гадәткә әйләнде. Ул гадәттә тантаналы төстә уза. Җәмгыять хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Ак барс" холдинг компаниясенең баш зоотехнигы Зөфәр Сәетгәрәев, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров та килгән иде.
Җәмгыятьнең генераль директоры Рамил Каюмов чыгышыннан күренгәнчә, авыл хуҗалыгының һәр тармагын икътисади яктан тотрыклы итү өчен максатчан эш алып баралар. Уңышлы эшләүләре игенчелек һәм терлекчелек тармагында ирешкән күрсәткечләрдә, хезмәт хакы күләмендә, эш кешесенең тормыш-көнкүреш шартлары яхшыруында ачык чагыла.
Баш зоотехник Рафис Вәлиев, баш инженер Александр Сяплин, баш агроном Рәис Минаҗетдинов чыгышыннан күренгәнчә, узган ел начар булмаган, быелгысы да уңышларга илтүче ел булыр дип ышаналар. Моның өчен мөмкинлекләре зур аларның. Техника паркы елдан-ел куәтле техника белән яңара, терлекчелек тармагын үстерү буенча алдынгы технологияләрдән файдаланалар. Ә иң зур байлыклары - алны-ялны белмәүче тырыш халкы.
Муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Алтын кырлар" җәмгыяте эшчәнлегеннән канәгать булуын белдереп, авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәтенә югары бәя бирде, олы рәхмәтен җиткерде, 2013 елда да бердәм коллектив булып, югары хезмәт уңышларына ирешү юлында уңышлар, сәламәтлек, күңел көрлеге теләде. Альберт Илгизәрович җәмгыятьнең алдынгы хезмәтчәннәренә Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды.
Зөфәр Сәетгәрәев та бу җәмгыятьнең холдингтагы хуҗалыклар арасында урыны зур булуын билгеләп узды, "Ак барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров исеменнән алдынгыларны бүләкләде.
Алдынгылар слеты Казан шәһәренең "Ворожея" рус җырлары театры артистлары чыгышы белән үрелеп барды. Ульянково авылында туып-үсеп, татар җырларын да оста башкаручы Даша Стерякова чыгышын якташлары яратып кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев