Хуҗа Хәсәндә участок уполномоченнына яңа йорт бирелде

Хуҗа Хәсәндә полиция участок уполномоченные өчен төзелгән терәк пункты белән берләштерелгән йорт тантаналы төстә ачылды. Колаңгыдагыдан аермалы буларак, бу йорт тулысынча республика бюджетыннан финансланган.
Бу матур йортта Хуҗа Хәсән, Мәлки, Иске Тәрбит, Чүти авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтүче Денис Кузьмин яшәячәк һәм эшләячәк. Денис 2008 елдан бирле эчке эшләр системасында эшли. Башта җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләгән, 2011 елдан участковый булып хезмәт итә, бу авыл җирлекләренә декабрь башында гына билгеләнгән.
Полиция терәк пункты белән берләштерелгән йортны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Апас" муниципальара эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Рамил Хәбибуллин, "Кайбыч" полиция бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рушан Хуҗин, бүлекчәнең шәхси составы, "АК БАРС Кайбыч - 3" җәмгыяте генераль директоры Юрий Осипов, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, авыл халкы катнашты.
-- Республикада социаль юнәлештәге программа нигезендә бүген участок упалномоченныйлары өчен районда икенче йортны ачабыз. Участковыйлар эшен тагын да камилләштерү максатында шундый программалар булдырганы өчен Хөкүмәтебезгә, Эчке эшләр министрлыгына, шулай ук, төзүчеләргә рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге участок шактый зур, шуңа авыл җирлекләре башлыклары, халык белән уртак тел табып, уңышлы эшләргә язсын, - диде район башлыгы Денис Кузьминга йорт ачкычы тапшырып. Төзелешне алып барган оешма җитәкчесе Равил Җәләлиевка Рәхмәт хатына лаек булды.
-- Миңа хезмәтем һәм тормышым өчен шундый уңайлыклар булдырганыгыз өчен барыгызга да рәхмәтлемен, ышанычыгызны аклармын, дип ышандырам. Әлегә минем гаиләм юк, шулай да моны озакка сузмаска исәп, - диде Денис.
Йортта барлык уңайлыклары булдырылган, заманча җиһазлар урнаштырылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.1200
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.38000
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”15000
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.22100
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.71900
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.47800
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.41000
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.10700
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.22400
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.43500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.96800
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.16000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.36300
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырдыЯрдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.44300
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.1200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика