Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Җиңү поезды» Мәскәүдән кайтты

    24-26 август көннәрендә республиканың барлык районнарыннан җыелган ветераннар һәм яшьләр делегацияләре Мәскәүдә булып кайтты. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу һәм Татарстанда ветераннар (пенсионерлар) җәмәгатьчелек оешмасының 25 еллыгы уңаеннан оештырылган бу сәяхәткә барлыгы 360 кеше кузгалды.

    "Җиңү поезды"нда Мәс­кәү­гә баручылар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хез­мәт­чәннәре, ирләре сугышта һәлак булган яки аннан кайткач вафат булган тол хатыннар, сугыш чоры ба­лалары бар иде. Татарстанда әле беренче тапкыр гына оештырылган бу сәяхәтнең төп үзен­­чәлеге шунда-өлкән­нәрне мәктәпләрдә, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар, югары уку йортлары студентлары озата барды. Аның максаты да яшь­ләр­гә хәрби-патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирү, буыннар арасындагы бәй­­ләнешне ныгыту. Мәс­кәү­гә барган якташларыбыз- Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Газиз Хә­ми­дуллин, сугыш чоры баласы, Кошман авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Мансур Шә­рә­фиев, Олы Кайбыч мәк­тәбенең 11 классында бе­­лем алучы Кече Кайбыч авылы кызы Айгөл Низаметдинова, Олы Кай­быч егете, Апас аграр көллиятенең өченче курсында укучы Рамазан Сөнгатуллин аннан җылы тәэсирләр белән кайтты.

    - Мәңгегә хәтердә калачак күңелле һәм мәгънә­ле сәфәр булды ул, - ди­­де Мансур ага, хатирә­ләре белән уртаклашып. - 24 август көнне көндезге сәгать бердә "Казан" милли-мәдәни үзә­ге каршындагы митингта ТР хез­мәт, халыкны эш бе­лән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шә­фигуллин һәм башка рәс­ми затлар безгә кү­ңел­ле ял теләп, озатып калдылар. Иртә белән башкалага килеп төштек, автобуслар каршы алды. Мәскәүдә без төрле тарихи урыннарда - Бөек Ватан сугышы Үзәк музеенда, Кызыл мәйданда булдык, Мавзолейны күрдек, Поклон тавына мендек, Манеж мәйданы, Василий Блаженный храмы, Жуков, Минин һәм Пожарский һәйкәлләре янына да алып бардылар. Экскурсоводлар безгә һәм яшьләргә илебезнең данлы үткәне һәм бүгенгесе турында бай мәгъ­лүмат бирде. Мәскәүдә бөтенләй булганым юк иде, дип әйтергә дә була, 1953 елда армиягә киткәндә һәм 1955 елда армиядән кайтканда вокзалына тукталган идек. Мәскәү искиткеч матур шәһәр икән.

    Сугыш ветераны Газиз Хәмидуллин да башкалада 40 ел элек булган. Ул да ветераннарга һәм яшьләргә шундый зур бүләк ясаучыларга рәхмәтле.

    - Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә татыган өлкән буын кешеләренә хөрмәтнең чагылышы итеп кабул иттем Мәскәүгә җибәрүләрен. 85 яшем­дә ерак юлга чыктым. Яшь юлдашларыбыз Рамазан белән Айгөл безгә бик игътибарлы булдылар, гел ярдәм итеп тордылар, икесе дә тәрбияле бала икән дигән фикердә калдым. Яшьләр экскурсиядә бик кызыксынып йөрде­ләр, тарих, үткәннәр бе­лән кызыксыналар.

    "Җиңү поезды"нда сәяхәт итеп кайтучыларны мәк­тәпләргә чакырып, хатирә­ләрен тыңласалар, бер­гәләп фотога да төшсә­ләр, бу үсеп килүче яшь буында кызыксыну уятыр иде. Сугыш чорын үз күз­ләре белән күрүчеләрнең яшь буынга биреп калдырырдай бай мирасы бар ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: