Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Тәрбит авылында изге аппостоллар Петр белән Павел рухына төзелүче часовняга гөмбәз куйдылар

Ул авыл халкы һәм читтә яшәүче якташлары ярдәме белән төзелә.

Чиркәү гөмбәзен һәм андагы тәрене изгеләндерү тантанасына изге Троицкий чиркәвеннән Николай Ермолаев белән Надежда анакай да килде. Авылда часовня төзү уе белән инде күптән янып йөргән Петр Семенов, ниһаять, бу язда хыялын тормышка ашыра башлый. Авылдашлары да аның тәкъдимен хуплый, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий да фатихасын бирә. Дөрес, ул баштарак бу фикергә шикләнебрәк карый, чөнки эшне башлап ташлаучылар да еш очрый.

- Әйе, часовняны бер көндә генә төзеп булмый. өй салучылар моның никадәр катлаулы эш икәнлеген яхшы белә. Йортны үзеңә, ә часовняны халыкка төзисең. Әлеге изге эштә миңа туганнарым, якташларым ярдәмгә килде. Без банкта "Ырым" исеме астында исәп-хисап счеты ачтык, теләүчеләр анда акча күчерә башлады. Үземнең һәм халыктан җыелган акча часовняның стеналарын күтә­рергә, түбәсен ябырга һәм гөмбәзен куярга җитте. Без күмәк көч белән зур эш башкардык. Әле алда тагын да зуррак эшләр көтә: эчке эшләрне башкарасы бар, тирә-юнен төзекләндерергә, койма, капка ясарга кирәк,- ди Петр Семенович, киләчәккә планнары белән уртаклашып.

Аның башлаган эшне ахырына кадәр җиткерәсенә шик юк. Үзләренең кече ватаннарын яратучы изге күңелле авылдашлары ярдәме белән төзелә бит часовня.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбит авылында изге аппостоллар Петр белән Павел рухына төзелүче часовняга гөмбәз куйдылар