Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Тәрбиттә Иделаръягы зонасы районнары командалары катнашында “Аҗаган 2013” хәрби-спорт уеннары бәйгесенең зона туры узды

    Хәрби хезмәткә чакырылганчы яшьләрне Ватанны саклауга әзерләү - хәрби-патриотик тәрбия бирүнең иң мөһим бурычы. "Патриот" республика үзәге Татарстан Хәрби комиссариаты һәм Яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә "Аҗаган 2013" хәрби-спорт уеннарын шул бурычны тормышка ашыру максатында оештыра.

    Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында Иделаръягы зонасына кергән Кайбыч, Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле районнары командалары катнашында "Аҗаган 2013" хәрби-спорт уеннары бәйгесенең зона туры узды. Бәйгене Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин һәм район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов белән бергә алып барды. Бәйгенең максаты - укучыларда башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләре формалаштыру, патриотизм, дуслык, җаваплылык хисләре тәрбияләү, патриотик тәрбия бирүгә бәйле традицияләрне саклау һәм ныгытуга ярдәм итү, укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә, спортның хәрби-гамәли төрләре белән шөгыль­ләнүгә тарту, яшүсмер­ләрне Россия Федерациясе Хәрби Кораллы көч­ләре составында хезмәт итүгә әзерләү. Бәйге авырлыклар, гадәттән тыш хәлләр вакытында югалып калмый торган яшьләр тәрбияләүне дә күздә тота.

    Әлеге уеннарда 14-16 яше тулган алты егет, өч кыз һәм аларның җитәкчесе катнаша ала. Һәр команда җитәкчесе закон нигезендә команданың һәр әгъзасы өчен җавап бирә.

    Ярыш алдыннан командалар бер сызыкка тезелеп басты һәм Юрий Михайлов бәйге шартлары белән таныштырды. Аларны хәрби комиссар Илшат Паймурзин сәламләде, командаларга уңыш­лар теләде.

    - Һәр 18 яше тулган егетнең изге бурычы - Ватанны саклау. Егетләрне Ватанны саклауга әзерләү­дә, аларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәпләр зур эш башкара. Шуңа да инде, бу төбәктән хәрби хезмәткә чакырылган егетләрнең часть командирларыннан әти-әниләренә Рәхмәт хатлары еш килә. Димәк, укытучыларының, шулай ук укучыларның тырышлыгы бушка түгел. "Өйрәнгәндә авыр булса, сугышта җиңелрәк", - дип тикмәгә әйтмиләр бит. Кыскасы, егетләрне хәрби хезмәткә әзерләгән укытучыларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, - диде хәрби комиссар.

    Команда капитаннары Россия Федерациясе гимны астында бәйгенең флагын күтәрде. Командалар пневматик винтовкадан ату, стройда йөрү, җыр башкару, Калашников автоматын вакытка сүтеп-җыю, вакытка противогаз кию, Россия армиясе тарихы буенча сорауларга җавап бирү, хәрби темага рәсем ясау, аркан тартышуда, һәр командадан алтышар егет катнашында эстафетада көч сынашырга тиеш иде. Тантаналы линейкадан соң командалар бәйгеләр үтәсе урыннарга таралды.

    Калашников автоматын сүтеп-җыюда һәр командадан икешәр егет катнашты. Бу бәйгегә апаслылар да зур әзерлек белән килгән. Ранис Хәсәновка автоматны сүтеп-җыю өчен нибары 20,07 секунд вакыт кирәк булды.

    Командалар арасында апаслылар беренче, Кайбыч командасы икенче, Чүпрәле районы командасы өченче урынны яулады.

    Апаслылар пневматик винтовкадан атуда да иң төз атучылар булып чыкты. Бу ярышта бер егет һәм бер кыз катнашты. Апас командасыннан Раил Зәйнетдинов, алты мөмкинлектән 42 очко җыеп, шәхси беренчелектә җиңүгә иреште. Шул ук командадан Алинә Зәйнетдинова 20 очко җыйды һәм командасына җиңү китерде. Ярышның бу төрендә бу­а­лылар 15, кайбычлылар 14 очко туплап, икенче- өченче урыннарны бүлеште.

    Тизлеккә противогаз кию­дә ике егет катнашты. Ярышта команданың ике әгъзасының вакыты бергә кушылып, иң аз вакыт күрсәткән командага җиңү бирелә. Кайбыч командасыннан Илдан Хәсәнов противогазны 3,8 секунд эчендә кисә дә, иптәшенең каушап калуы аркасында дүртенче урынга гына чыктылар.

    - Укытучыбыз Илдус Вә­лиуллин тормыш имин­леге нигезләре дәресләрендә безгә зур таләпләр куя. Калашников автоматын сүтеп-җыю, противогазны вакытка кию буенча да еш үзара бәйгеләр уздыра. Аның да, минем дә тырышлыгыбыз бушка үтмәгән, мондый күр­сәткечкә ирешермен дип үзем дә көтмәгән идем, - ди Илдан Хәсәнов.

    Гомуми вакытлары 9,5 секунд булган апаслылар бу ярышта да өстенлек күрсәтте. Чүпрәле командасы икенче, буалылар өченче урынны яулады.

    Россия армиясе тарихы буенча теоретик сорауларга җавап бирү бәйгесендә буалылар 20 очко туплады һәм җиңде. Апас һәм Кайбыч командалары 18әр очко белән икенче, 11 очко туплаган Тәтеш районы командасы өченче урынны алды. Укучыларга Россия армиясе тарихы буенча китапларны тагын бер кат укып чыгу комаучауламас, минемчә.

    Стройда йөрү, хәрби җыр башкару буенча ярышта Буа районы командасы остарак иде. Командир биргән һәр боерыкны төгәл үтәделәр, җырны да оста башкардылар. Апас, Кайбыч районнары командалары икенче, өченче урыннарны бүлеште. Бу ярышны хәрби комиссар Илшат Паймурзин үзе үткәрде һәм гадел хөкем итте.

    Хәрби-патриотик темага рәсем ясауда Тәтеш - Буа командалары беренче, Апас - Кайбыч командалары икенче урында. Өченче урын Чүпрәле командасына бирелде.

    Каршылыклар аша йөгерү буенча эстафетада һәр командадан алты егет катнашты. Үз өеңдә стеналар да булыша дигәндәй, кайбычлыларга тиңнәр булмады. Кайбер кимчелекләре өчен штраф баллар өстә­гәннән соң, буалылар икенче, апаслылар өченче урынга чыкты.

    Аркан тартышу ярышы иң мавыктыргычы булгандыр, мөгаен. Бу ярышта да һәр командадан алтышар егет катнашты. Тырыша торгач, Чүпрәле командасы бу ярышта иң көчлесе булды. Буа һәм Апас командалары икенче-өченче урыннарны бүлеште.

    Гомуми нәтиҗәләр буенча Буа районы командасы җиңүгә иреште. Апаслылар икенче урынны яулады. Якташларыбыз өченче урынны алды. Бәйгенең барлык төрләре буенча призлы урыннарга чыгучы спортчылар, командалар мактау кәгазь­ләре, дипломнар белән бүләкләнде. Командаларны ярышларга әзер­ләгән укытучыларга Илшат Паймурзин Рәхмәт хатлары тапшырды.

    - Чираттагы ярышлар арт­та калды. Ләкин бу Буа һәм Апас районнары командаларына кагылмый. Чөнки алар, Иделаръягы зонасының данын яклап, 28 октябрьдә Казан шәһәрендәге "Патриот" республика үзәгендә узачак республика буенча финал ярышларында катнашачак. Командаларга уңышлар теләп калыйк. Республика ярышларына ныклы әзерлек белән барырга кирәк, - диде Юрий Михайлов йомгаклау чыгышында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: