Иске Тәрбиттә модульле пункт булачак
Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне модернизацияләү программасы кысаларында 28 сентябрьдә районыбызның Иске Тәрбит авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын монтажлау эшләре башланды.
Монтаж эшләрен Азнакай шәһәренең "Нефтемаш" заводы эшчеләре башкара. Без бирегә килгәндә, төзелеш бригадасы булачак медицина пунктының нигез субайларын кага иде. Якын көннәрдә стена блоклары китереләчәк. Фундамент эшләрен башкаручы егетләр (рәсемдә сулдан уңга) Айдар Яппаров һәм Данис Шәрәфуллин әйтүенчә, монтаж эшләре атна-ун көн эчендә башкарыла. Әлеге бригада соңгы вакытта Нурлат, Лаеш, Аксубай, Тәтеш, Апас, Чүпрәле районнарында модульле ФАПлар монтажлау эшен башкарган. Иске Тәрбиттәгесе - унбишенче объектлары.
- Безнең авылдагы фельдшер-акушерлык пункты 1968 елда щитлардан төзелгән, аны 1998 елда кирпеч белән тышладылар. Монда салкын, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өчен уңайлыклар юк, мичкә ягабыз. Санитарка штаты ягулык сезонына гына калдырылды. Камыллы авылы халкы белән бергә 480 кешегә медицина ярдәме күрсәтәм. Яңа пункт төзелүен авыл халкы шатланып кабул итте, - ди фельдшер-акушерлык пункты мөдире Галина Медова.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, модульле ФАП комплектына төрле җиһазлар да кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев