Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Капиталь төзекләндерүдән соң Галия Кайбицкая музее ачылды

    Галия Кайбицкая музее икенче туган көнен билгеләп үтте. 15 ел элек файдалануга тапшырылган бинада капиталь төзекләндерү бер тапкыр да ясалмаган иде әле.

    15 ел эчендә кем генә килеп күрмәде музейны! Ишек төбендәге баскычлары да, кунакларның адымнарын саный-саный, шактый таушалды, яңгыр-карларда тышкы диварларның төсләре дә җуела башлаган иде. Хәзер музей ерактан ук үзенә җәлеп итә, ярты гасырлык тупылларны кисеп, аның урынына чәчәкләр дә утыртканнар. Этнографик һәм Галия Кайбицкая залларында, музыка салонында да үзгәрешләр җитәрлек. Бүлмәләрнең зурлыгы үзгәрмәсә дә, якты төсләр һәм яңа ишек-тәрәзәләр хисабына, өч зал да киңәеп киткән сыман күренә. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның остазы - Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин һәм аның гаилә әгъзаларының фотосурәтләре, шәхси әйберләре тарихи үткәнебезгә алып китә. Опера йолдызы, күренекле якташыбыз Галия Кайбицкаяның истәлекләрен кадерләп саклый музей хезмәткәрләре.

    - Райондагы бердәнбер дәүләт музее - бездә яшәгән халыкларның мә­дә­ни байлыгын барлаучы, Галия Кайбицкаяның күңел җәүһәрләрен саклаучы. Туган ягыбыз тарихына багышланган тагын бер музей оештырып җибәрәсе иде, дигән хыялыбыз да юк түгел. Тарих елъязмасында исемнәрен калдырган атаклы якташлырыбыз исемен дә мәңгеләштерәсе иде. Монысы - киләчәк эше. Галия Кайбицкая музее белән кызыксынучылар арта барсын иде дигән теләктә калам, - диде Альберт Рәхмәтуллин, ишектәге кызыл тасманы кискәндә.

    Тантанага авыл халкы да килгән иде. Марат ага Гыйльмуллин, лаеклы ялда булуына да карамастан, районның мәдәни тормышы белән кызыксынып яши. Фикерләре белән кызыксындык.

    - Кайбычка яшәргә һәм эшләргә 1963 елда килеп урнаштым, ул вакытта шушы урамның ике ягында тупыллар шаулый иде әле. Хәзер, күреп торасыз, чәчәклеккә әверелде. Урам киң, кич белән чыгып, хозурланып йөрүе үзе ни тора!

    Элек тарих укытучысы булып эшләгән Зөфәр ага Гарәфетдинов та аның сүзен куәтләде:

    - Музейга элек тә килгәнем бар иде, үзгәрешләр белән танышырга дип, тагын килдем. Тарих укытучысының җаны түзәмени! Төхвәтуллиннар нәселе - безнең горурлыгыбыз бит ул!

    Район башлыгы бинаны төзекләндергән бригаданың җитәкчесе Равил Җәләлиевка рәхмәтен белдерде, ә музей директоры Энҗе Мингалиевага һәм музей хезмәткәрләренә уңышлар теләде. Якын арада музей экспонатлары белән якыннанрак танышу өчен килергә дә вәгъдә бирде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: