Кайбычлылар Апаста утырышта катнашты
Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы Апас районында узды. Республикада әлегә кадәр мондый комиссия юк иде әле. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә бу елның 6 июлендә оешты. Туган телебезне саклау һәм үстерүне тәэмин итәрлек абруйлы орган булдыруны март аенда узган Дәүләт Советы утырышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән. 35 кешене үз эченә алган комиссия рәисе итеп ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов билгеләнде.
Апас район Советы бинасында узган бу очрашуга Иделаръягы районнары вәкилләре –Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан районнары башлыклары, мәгариф, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре, редакторлар чакырылган иде. Марат Әхмәтов белән бергә ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев белән Лотфулла Шәфигуллин да килгән иде. Анда бездән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, “Кайбыч таңнары” газетасы редакторы Луиза Сөнгатуллина, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлфинур Сабирова катнашты.
Марат Әхмәтов җитәкчелеккә татар теленә игътибарны арттыру бурычын куйды. Ул чыгышын ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “Ватаным Татарстан” газетасында басылган “Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч” дигән мәкаләсеннән башлап җибәрде. Татар халкының үсешенә һәм татар телен саклауга багышланган әлеге мәкалә һәрберебезнең өстәлендә торырга тиеш.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Татарстандагы 2,1 миллион татарның 1,5 миллионы туган телендә сөйләшми.
– Барыбыз да татарча да, русча да камил дәрәҗәдә сөйләшә белергә тиешбез. Туган телендә аралашырга фикерләргә сәләтле буын үстерергә, һәм, шул ук вакытта руслар да көнләшерлек итеп рус телендә сөйләшергә тиешбез, – диде Марат Әхмәтов.
Әлеге сүзләр аның үзенә дә хас. Әле ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгән елларында да аның матур сөйләү осталыгына, туган телебезнең тәмен белеп сөйләшүенә, чыгышларының эчтәлекле булуына соклана идек. Татар телендә дә, рус телендә дә иркен сөйләшә, бу яктан үзенә генә каратып тора. Утырышта катнашучы җитәкчеләргә дә киңәшен бирде: үткәрә торган киңәшмәләргә, утырышларга тел ягыннан игътибарлырак булырга кушты.
– Киңәшмәләрдә, халык алдында еш чыгыш ясарга туры килә. Мин чыгышыма һәрвакыт язмача әзерләнәм, текстларны да үзем язам. Ә сез чыгышыгызга ни дәрәҗәдә җаваплы итеп әзерләнәсез? Мин сезгә дә язып әзерләнергә тәкъдим итәм. Чит кеше язып биргән текстны бер тапкыр да укып кара»мыйча, аннан-моннан гына чыгыш ясап, без телебезнең дәрәҗәсен генә төшерәбез. Татарлар да, руслар да булган аудиториядә чыгыш ясыйсыз икән, ике телдә дә матур итеп сөйләргә әзерләнегез.Үзегезнең ничек сөйләгәнегезне беләсегез килсә, киңәшмәгезне яздырыгыз да, тыңлап карагыз.
Комиссия рәисе Марат Әхмәтов чарада катнашучы районнарның татар телен саклаудагы эшчәнлегенә, татар телендә белем бирү, милли мәдәният өлкәсендә башкарган эшләренә анализ ясады. Район газетасына, татар телендә чыга торган республика газета-журналларга күпме язылуларына тукталды. Кайбыч районы эшчәнлеге уңай бәяләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев