Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар ТАССРның халык артисткасы Галия Кайбицкая белән горурлана

    Татар профессиональ музыка сәнгате формалашуын һәм үсешен ТАССРның халык артисткасы Галия Кайбицкая белән мәшһүр композитор Салих Сәйдәшевтан башка күзаллап булмый. Бу затлы шәхесләр гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылган моңлы, шаян халык җырларын туплап, эшкәртеп, баетып, татар музыкасын профессиональ дәрәҗәгә күтәрүчеләр. Композиторлар белән бергә иңгә-иң торып эшләү, иҗади тандем булдыру – бу өлкәдә дә Галия Кайбицкая аерым бер урынны алып тора.

    Җырлы-моңлы чишмә башы
    Галия Кайбицкая 1906 елның 21 маенда Җаек  шәһәрендә алдынгы карашлы татар мәгърифәтчесе, дин әһеле, атаклы “Мотыйгыя” мәдрәсәсен оештырган Кече Кайбыч кешесе Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин гаиләсендә туа. Гаиләнең бай традицияләре Галиянең тормыш һәм иҗат юлын билгеләүдә зур роль уйный. Галиянең әнисе Гыйззинас 30 елдан артык  мәдрәсәдә кыз балалар  укыта. Биредә аларны тегәргә, чигәргә, җырларга, үз-үзләрен тотарга, тормыш алып барырга өйрәтәләр. Әдәби кичәләр оештырыла. Галия Тукай шигырьләрен  чатнатып яттан сөйли, биеп тә җибәрә, “Туган тел”не яратып җырлый, башкалар да аңа кушыла. Өйдә скрипка, пианино аһәңнәре тынып тормый. Әти-әнисенең моңлы тавышын тыңлап, үзе дә җырлап үсә Галия.
    Әнисе  татар дөньясында беренче булып хатын-кызлар хоры оештыра. Үсмер  чагында Галия  шуның  башлап җырлаучысы була. Җаекта рус театры эшли. Революциядән соң  анда татар спек-такльләре кую мөмкинлеге ачыла. 15 яшьлек Галия  Җаекта бертуган  абыйлары Әдһәм һәм Хәмит оештырган татар театр труппасы спектакльләрендә уйнап, тамашачы алдында беренче чирканчык ала. Галиянең  бертуган абыйсы гастрольләр вакытында татар, башкорт,  рус җырларын, опералардан арияләрне бердәй югары һөнәри дәрәҗәдә башкарып, Россия киңлекләрендә дан алган, хаклы рәвештә “татар Шаляпины” дип атап йөртелгән, татар милли музыка культурасы тарихындагы  беренче профессиональ җырчы-артист Камил Мотыйгый сеңлесенең табигый сәләтен  вакытында күреп ала, аңа сәнгать  юлын сайларга  киңәш итә.

    Канатлар очканда ныгый
    1923 елда Галия апасы Әминә белән Казанга килә. Калага аяк басуга, Тукай каберенә барып, үз туганнарыдай якын күргән шагыйрьнең рухына  дога кылалар. Туташлар татар театр техникумына укырга керә. Галия студент чагында ук  драма театрындагы му-зыкаль спектакльләрдә катнаша башлый. Шул вакытта мөхтәрәм ата-бабасының туган җире Кече Кайбыч хөрмәтенә Кайбицкая тәхәллүсен  ала.
    Тирән белемгә омтылган сәләтле кыз Көнчыгыш музыка техникумына кабул ителә. Сәйдәш Галиягә җыр дәресләре бирә. Кәрим Тинчурин  өметле  яшь туташка М. Фәйзинең “Галиябану” спектаклендәге  төп рольне  ышанып тапшыра. Галиянең ихлас уйнавын ошатып, театрга эшкә чакыра. Драматурглар Кәрим Тинчурин, Мирхәйдәр Фәйзи, композиторлар Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши, актерлар  Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Гөлсем Болгарскаялар белән бергәләп иҗат итү Галиянең иҗади  үсешенә, киләчәктә халык күңелендә тирән эз калдырачак милли җанлы актриса,  көчле рухлы  шәхес булып формалашуына  уңай йогынты ясый. Ул моңлы йомшак  тавышы,  тәрбиялелеге, чибәрлеге, тирән хисләрне сизгер йөрәге аша үткәреп, тамашачы хозурына тапшы-ра, аларның күңелен кузгата алуы белән аерылып тора. Музыкаль драмалардагы  җырлы-моңлы, кайчакта дәртле-шаян,  кайвакытта гамьле-моңсу образларны үзенә генә хас ягымлылык, эчкерсез  җылылык белән җиренә җиткереп башкарып, халык арасында тиз арада таныла. Фәйзинең ”Асылъярында” – Ләлә, Тинчуринның “Казан сөлгесе”ндә – Мөршидә,  “Зәңгәр шәл”дә – Мәйсәрә,  “Кандыр буе”нда – Гөләндәм,  “Сүнгән йолдызлар”да – Сәрвәр…  Мәдәни җәмәгатьчелек актив иҗат итүче  актрисаның хезмәтен уңай бәяли. Фәтхи Бурнашның “Таһир белән Зөһрә” спектаклендә Гали-янең уенын күргән Һади Такташ “Кызыл Татарстан” газетасында: “Татар сәхнәсендә тагын бер йолдыз кабынды”, – дип язып чыга. Музыкаль драмаларның бизәген генә түгел, үзәген тәшкил иткән  көйләренең шактыен  Сәйдәш Галия тавышын күздә тотып иҗат итә.

    Сәхнәдә уйнамый, яши…
    Казанның  иң борынгы сәнгать учагы – бүгенге көндә  Муса Җәлил исемен йөртүче  дәүләт опера  һәм балет академия  театрында гастролер итальяннар  гына  спектакльләр куеп киткәли. Казанның  үз рус труппасы тарафыннан әзерләнгән  беренче опера – «Иван Сусанин» 1874 елның 26 августында куела. XIX гасырның 40нчы еллары башында  милли җанлы татар зыялылары үзебезнең  опера театрын оештыру идеясе белән яна. Һөнәри белемле милли  кадрлар әзерләү зарурияте көн кадагына  баса. 1934 елда Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршында  Хәмит Төхвәтуллин  җитәкчелегендә ачылган татар опера студиясенә бер төркем талантлы яшьләр: Ситдыйк Айдаров, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова, Усман Әлмиев, Сара Садыйкова, Нияз Даутов, Фәхри Насретдинов, Асия Измайлова, Зөһрә Байрашова, Галия Кайбицкая сайлап алына. Бер дигән вокал мөмкинлекләренә  һәм актерлык сәләтенә ия, драма театры сәхнәсендә җырлы рольләр башкарып  шомарган Галия студентлар арасында  кыйммәтле йөзек кашыдай балкый.  Консерваториядә уку  аның дөньяга карашын үзгәртә, фикерләү дәрәҗәсен яңа баскычка күтәрә, күңел офыкларын киңәйтә, вокал мөмкинлекләрен камилләштерә. 1939 елда труппа Казанга  кайта.
    Опера театры сәхнәсенә тәүге аяк басуына карамастан, Галия югалып калмый. Озак та үтми, ул яңа ачылган милли опера теат-рының әйдәп баручы солисткасына әверелә. 1939-1941 елларда биредә әдәби бүлек мөдире булып эшләгән шагыйрь Муса Җәлилнең “Алтынчәч” (композиторы Нәҗип Җиһанов) операсында төп партияне башкару  Кайбицкаяга алкышлар һәм дан  китерә. 1940-50 елларда куелган барлык татар операларында, музыкаль комедияләрдә диярлек төп рольләрне  башкара ул. «Түләк»тә – Су-сылу,  «Башмагым»да  – Сәрвәр, «Качкын»да – Рәйханә, «Наемщик»та – Гөлйөзем һ.б. Рус һәм чит ил операларында катлаулы партияләрне аңа ышанып тапшырулары очраклы хәл түгел. «Риго-летто»да – Джильда, «Травиата»да  – Виолетта, «Фауст»та  – Марга-рита, «Патша кәләше»ндә – Марфа, «Кар кызы» нда Кар кызы рольләренең сәхнәдә  югары зәвык белән гәүдәләнеше аның  көчле  талантын чагылдыра. Сирәк очрый торган яңгыравыклы,  бизәкле мелизмнарга бай ягымлы тембрлы табигый тавышы (колоратур сопрано), эзләнүчәнлеге, тырышлыгы Кайбицкаяга  башкару осталыгы  биеклекләрен яуларга, сәнгать сөючеләр арасында  киң танылырга ярдәм итә. Галия гүя сәхнәдә уйнамый, яши: һәр сүзен, хәрәкәтен ихлас, тормышчан, җанлы итеп гәүдәләндерә.

    Күз  яшьләре  аша елмаю
    Коточкыч репрессияләре белән талантлы шәхесләрнең язмышларын имгәткән шомлы еллар шаукымы Галияне дә читләтеп узмый. Җырчының олы улы, татар милли архитектурасына нигез салучы, архитектура фәннәре докторы  Сәйяр Ситдыйков Галия апаның Кайбычтагы музеендагы  бер очрашу вакытында: “Әни  үзенең халыкны рухландыручы, аның күңелен сугаручы, җәмгыятькә кирәкле  һөнәр иясе булуын аңлап иҗат итте. Бу аңа чиксез авырлыкларга бирешмәскә көч бирде. Дин әһеле кызы булуы аркасында, совет заманы түрәләренең  әнине  мораль яктан изүен, каныгуын, көнчелек белән тәгәрмәчкә таяк тыгуын, нахакка күз яшьләре түктерүен хәтерлим. Авызы тулы  кан  булса да, чит-ятлар алдында төкермәде ул. Күз яшьләрен эчкә йотып, сәхнәгә шат елмаеп, көр күңел белән чыгарга үзендә көч тапты. Газаплы сугыш  чорында, халкыбыз ачлы-туклы михнәт чиккән  елларда әни  тамашачыга  рухи ныклык бирергә омтылды. Тарих барысын да үз урынына куйды: әнигә тәтемәгән шәхси бәхетне балаларына татырга насыйп булды”,  –  дип  сөйләгән иде.

    Тукай Тукай булмас иде, Мотыйгулла булмаса…
    Миһербанлы Кече Кайбыч халкы Төхфәтулла хәзрәтнең ятим калган улы Мотыйгулланы мәхәллә акчасына  данлыклы Кышкар мәдрәсәсендә укыта. Ул анда Мөхәммәтгариф (Тукайның әтисе) шәкерт белән дуслаша. Якташларының иганәчелек ярдәме белән  егет  Каһирәдә төпле  дини белем ала. Гыйлем туплап, дөнья күреп кайткач, кыз туганы янына Җаекка юл тота. Дини җәмәгатьчелек хәлфәнең тирән белемле, киң карашлы булуына сокланып, шәһәр мәчетендә имам булырга күндерә.
    Алдынгы карашлы хәзрәт “Мотыйгыя” мәдрәсәсен  ача, анда белем бирү яңача алып барыла. Дини һәм дөньяви гыйлемнәр укытудан тыш, шәкертләренең  табигый сәләтләрен ачу өчен уңай шартлар тудырылган белем учагыннан күренекле шәхесләр, кай-нар йөрәкле замана яшьләре үсеп чыга. Шуларның берсе татар профессиональ театрына нигез салучы  Габдулла Кариев булса, иң күренеклесе – татар халкының сөекле  шагыйре Габдулла Тукай. Мәдрәсәгә очраклы рәвештә килеп эләккән тома ятим Апушның Мөхәммәтгариф мулла улы икәнлеген белеп алган Мотыйгулла хәзрәт аны үз канаты астына сыйдыра. Үз балаларына тиң күреп тәрбияләп, белем биреп кенә калмый, сәләтен ачарга ярдәм итә. Шигырь төзелешен  өйрәтүче  “Гаруз”  фәнен Габдуллага төшен-дерүче, аның белән шахмат уйнаучы, гаилә бәйрәмнәрендә сәләтле шәкертнең беренче  әсәрләрен укуын оештыручы, ис-киткеч бай китапханәсендәге классик язучылар, аеруча  Пушкин, Лермонтов  әсәрләре белән танышырга рөхсәт бирүче мәрхәмәт иясе дә ул. Ә олы улы – беренче татар газета-журналлары мөхәррире һәм нәшире Камил Мотыйгый,  мәдрәсә тәмамлаган Тукайны  типографиягә хәреф җыючы, редакциягә корректор итеп алып, эшле-ашлы итә, иҗат җимешләрен бастырып, халыкка таныта. Ту-кай бу гаиләдә еш кунак була. Бишектә  яткан  елтыр күзле нәни Галиягә сокланып:  “Сөбханалла! Еламый бит бу сабый, җырлый түгелме соң? Тавышы иллә дә матур, моңлы! Җырчы булыр бу, фа-разан”, – дип әйтүе фәрештәнең “Амин” дигән чагына туры килгән, күрәсең.
    Миңа  якташым Галия Кайбицкая белән якыннан аралашу насыйп булды. Аның: “Тукай Тукай булмас иде, Мотыйгулла булмаса”, – дип кабатлавы әле дә исемдә.

    Якташлары онытмый
    Галия Кайбицкая ТАССРның халык артисткасы исеменә, “Почет билгесе”, “Хезмәт Кызыл байрагы” орденнарына лаек була. Кайбычта, Казанда аның исемендәге урамнар, Уральскида Төхвәтуллин-нар музее бар. 1998 елда Олы Кайбычта ачылган  музеенда Галия апаның үзе язган шигырьләре, хатлары, фотолары, афишалары, буклетлары, ноталар дәфтәре, пианиносы, сәхнә күлмәге, китап һәм кием шкафы, радиосы, перчаткалары, бизәнү әйберләре, өстәл япмасы; әтисенең чалмасы, тәсбихы, китаплары; Каһирәнең “әл-Әзһәр” дини академиясендә белем алган Мотыйгулла хәзрәт һәм аның улы Камилнең Мәккәгә хаҗ кылуы истәлеге – изге шамаил һ.б.  ядкәрләр кадерләп саклана. Галия Кайбицкаяның үз мемуарлары гаять кызыклы, аңа багышлап язылган мәкаләләр бихисап. М. Җәлил, С.Хәким, М. Хөсәен һ.б. шагыйрьләр аның талантын зурлап, шигырьләр иҗат иткән. С. Вәлиди ”Кайбыч кызы Галия” дигән җырын язды. Ф.Галимуллин аның гыйбрәтле тормыш юлын “Талантлар йолдызлыгында” дип аталган документаль повестенда яктыртты.
    2013 елдан Галия Кайбицкая исемендәге Халыкара вокал бәйгесе гамәлгә куелды.

    Хәмидә ГАРИПОВА
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: