Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч кибетләрендә срогы чыккан товар бар

Кайбыч халкын тәгаен ике төркемгә бүлеп куеп була дип уйлыйм: сатучы һәм сатып алучылар. Мин үзем сатып алучылар сафында. Һәр хуҗабикә өчен, кибеткә йөрү - изге эш ин­де ул, анысын яшермибез. Танышыңны да кү­рә­сең кибеттә, кирәк-яракны да аласың, берәр "свежий" хәбәр дә ияртеп кайтасың әле. Аллага шө­кер, Кайбычта кибет­ләр гөрләп...

Кайбыч халкын тәгаен ике төркемгә бүлеп куеп була дип уйлыйм: сатучы һәм сатып алучылар. Мин үзем сатып алучылар сафында.


Һәр хуҗабикә өчен, кибеткә йөрү - изге эш ин­де ул, анысын яшермибез. Танышыңны да кү­рә­сең кибеттә, кирәк-яракны да аласың, берәр "свежий" хәбәр дә ияртеп кайтасың әле. Аллага шө­кер, Кайбычта кибет­ләр гөрләп эшләп, халык йө­реп тора. Шагыйрьчә әйт­сәк, кемдер алдый, кемдер алдана...

Алда­на!? Һай, алданасы килми шул менә! Һәр кибеттә белгән кеше, таныш сатучы эшли, шуңа авыл кибетләрендә алдануга бер дә ышанасы кил­ми. Нидер сатып аласы булса, таныш кеше киштәсен сайларга тырышабыз, ич. Мин дә шулай уйлый идем. Кышкы бер салкын көндә, балалар өчен сатылучы сөт ризыклары тезелеп киткән кибет киштәсенә килеп төр­телгәнче... Ашыгып-ашыгып балага сөт ризыклары сайлыйм. Берсен, икенчесен алып кулыма өя барам. Шулчак, иң өс­кә туры килгән сөт тартмасына күзем төште: балама аласы ризыкның ике тәүлек элек инде срогы чыккан! Һәм ул кибет киштәсендә тезелеп тора! Ярый, ниндидер бер очраклылык белән мин кү­реп алдым. Ә ашыккан әниләр күпме! Күрми калырга да мөмкин бит. Сатучыларны кисәтеп, бу кибеттән чыгып киттем. Ә күңел тырналып калды... Шул ук көнне кич һава суларга чыккач, юри генә тагы шул ук кибеткә күз салдым: сөт тартмалары шул килеш тезелеп тора иде әле... Югыйсә, сатучыларга кибеттә срогы чыккан ризык торуын ки­сәткән идем.

Менә шул көннән башлап, кергән һәр кибеттә аласы әйберемнең кайчан эшләнгәнен, кайчан срогы чыгасын карап йө­рергә ияләштем. (Мин мо­ны башка сатып алучыларга да киңәш итәр идем!)

...Халык шактый күп йөри торган бер кибеткә керәм. Куеландырылган татлы сөт (безнеңчә, "сгущенка" була инде) кирәк. Ябыштырылган кәгазен­нән даталарны эзләп табам һәм товарны кире урынына куям. Апрельдә үк срогы чыккан "сгущенка" өчен акча түлисем килми, чөнки.

Икенче бер кибеттә туңдырылган әйберләр саклана торган лардан ашарга яраклы вакыты узган пилмәннәр килеп чыга. Күрше кибеттә сөт ризыклары искергән...

Ә монысын бөтенләй көтмәгән идем. Өйгә кайтышлый, үзебездән ерак булмаган бер кибеттән ипи алып чыктык. Аш алдыннан ипине пакетыннан салдырсак, ипи күгел­җем зәңгәр күгәрек белән капланган. Соң, ипинең срогын тикшереп алырга кемнең башына килсен инде, йә! Ә мөлаем кибетче апа, сигез көн элек пешерелгән ипине сатып җибәрергә уңайсызланмаган, менә!

Бо­лай барысын бергә җыеп язгач, кибетләрдә гел начар товар гына саталар кебек тоелырга мөмкин. Юк, һич алай дип әйтәсем килми минем. Кайбычта товар төрлелеге искиткеч бай. Җаның теләгәнне сайлап ал! Сәү­­дәгәрләр дә бик тырышып эшли. Куллану вакыты чыккан товарларны да сатмаслар иде, мөгаен, күреп кенә өлгермиләрдер. Шуңа, бу язмада да, максатыбыз - кибетләр эшчәнлеген тән­кыйтьләү түгел, ә игътибарлырак булу өчен сатып алучыларны кисәтү.

Кулланучы хокукларында "Сатылу вакыты чыккан очракта, сатып алучының товарны кире кайтару хокукы бар. Бу очракта товар бәясе тулысы белән кайтарылырга ти­еш", дигән юллар бар. Белеп торыйк!

Алдамыйк һәм алданмыйк, райондашлар!

Са­тып алганда алдау, хокук бозу очракларын сизсәгез, түбәндәге номерга шалтырата аласыз.

ТР буенча иминлекне һәм кулланучылар хокукын яклау өлкәсендәге күзәтү Федераль хезмәте идарәсе телефоны: 8(843) 236-94-11

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев