Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч кызы – КФУның журналистика факультеты студенты!

    «Кайбыч таңнары» газетасында каләмен чарлый башлаган Кошман авылы кызы Чулпан Гарифуллина максатына иреште. Ул хәзер КФУның журналистика факультеты студенты! Балачагыннан ук журналист булам дип үзалдына максат куйган яшь каләмдәшебез, «Алтын каләм» республика бәйгесендә катнашып, гран-прига лаек булган иде. Әлеге зур җиңүе аңа КФУга ташламалы шартларда укырга керү бәхетен бирде. Беренче...

    КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе татар бүлегенең 1нче курс студентлары "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы белән танышты.
    Күптәннән килгән гадәт буенча, "Татар-информ" белән танышу 12 кат тәрәзәсеннән Казансу елгасын һәм Казан Кремлен фотога төшерү белән башлана. Филология фәннәре кандидаты, доцент Рәсимә Галиева җитәкчелегендәге 11 кешелек төркем дә танышуны әлеге традициядән башлады.
    "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов һәм шеф-редактор Алсу Исмәгыйлева студентларга редакциянең юнәлешен аңлатты. "Без бердәнбер татар мәгълүмат агентлыгы булгач, төп әһәмиятне Татарстан һәм татарлар тормышына бирәбез", - дип азсызыклады Рәмис Латыйпов.
    Студентлар "Татар-информ" агентлыгының татар редакциясе һәм шулай ук татар телле "Интертат" электрон газетасы редакциясенең эшләү принциплары белән танышты. "Күп кеше мәгълүмат белән социаль челтәрләрдә таныша. Безнең максат - үз аудиториябезгә мәгълүматны тарату. Шуңа барлык социаль челтәрләрдә дә актив эш алып барабыз", - дип белдерде татар редакциясенең шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева.
    Мәкаләңне күп укучы укысын дисәң, аңа исем дә сайлый белергә кирәк. Шуңа Рәмис Латыйпов һәм Алсу Исмәгыйлева булачак каләм әһелләренә беренче эш тә бирделәр - бүгенге очрашуга баш исем уйлау. Үз эшләренә анализны студентлар инде практика үтә башлагач беләчәкләр.
    "Татар матбугат чараларына нәрсә җитми?" дигән сорауга Рәфидә Галимҗанова: "Минем фикеремчә, татар матбугатлары үзләре үк җитеп бетми. Татар газета-журналларының артуын теләр идем. Яшьләрне кызыксындыра торган яңалыклар рубрикасы - аларның хәзерге тормышы, нинди уйлар белән яшиләр, шул кирәк. Аннары соң, иң хыялланганым - яшьләргә психологлар кирәк. Хәзер аларның фикерен бутый торган оешмалар артты. Шул чакларда үзеңне ничек тотарга, шундый мәгънәдәге сорауларга җавап бирә торган рубрика кирәк", - дип җавап бирде.
    "Татар-информ" сайтыннан алынды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: