Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч район үзәк сырхауханәсенә тагын ике табиб кайтты

    Район үзәк сырхауханәсендә табиблар саны тагын икегә артты. Бирегә авыл җирлегендәге дәвалауучреждениеләрендә медицина кадрлары җитмәү проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән "Авыл табибы" программасы буенча анестизиолог-реа- ниматолог һәм отоларинголог (колак, тамак һәм борын авырулары табибы) кайтты.

    Баш табиб Газимагомед Магомедов әйтүенчә, соңгы дүрт елда, ягъни әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле, район үзәк сырхауханәсенә барлыгы унбер табиб кайткан. Аларны шаяртып миллионер табиблар дип йөртәләр. Чөнки "Авыл табибы" программасы нигезендә югары һөнәри белемле әлеге яшь белгечләргә федераль бюджеттан компенсация түләнә һәм ул бер тапкыр гына бирелә. Бердәнбер таләп - авыл сырхауханәсе белән биш елга килешү төзү.

    Яшь табиблар - анестизиолог-реаниматолог Вячеслав Мурзаев белән колак, тамак һәм борын авырулары табибы Лиана Ямилева, әле күптән түгел генә эшли башлауларына карамастан, Кайбыч районын үз итеп өлгергән инде.

    Вячеслав Мурзаев күрше Чувашия Республикасының Комсомол районыннан. Медицина институтын тәмамлаган, унҗиде ел Комсомол район үзәк сырхауханәсендә анестизиолог-реаниматолог булып эшләгән, реанимация бүлеген җитәкләгән. Безнең район сырхауханәсендәге шартлардан канәгать ул:

    - Биредә иркен, бөтен җирдә чисталык хөкем сөрә, кирәкле медицина җиһазлары булдырылган, кыскасы, эшләү өчен мөмкинлекләр бар, - диде.

    Лиана Ямилева Башкортстанның Тәтешле районы кызы. Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаганнан соң, республика клиник сырхауханәсендә һәм Казан шәһәренең унсигезенче сырхауханәсендә бер ел интернатура узган.

    - Барыннан да бигрәк тәҗрибә туплыйсым килде,Кайбыч - экологик яктан чиста, саф һавалы район, кешеләре дә ачык, мөлаем, -диде яшь табибә.

    Мөрәҗәгать итүчеләр күпме? дигән сорауга Лиана Илфаковна:

    - Хәзер көзге чорда борын, тамак һәм колак авыруларының кискенләшкән чагы. Колак ялкынсыну, гайморит белән күп киләләр, балаларда аденоид булган очраклар да шактый, - дип җавап бирде ул.

    Пациентлар да яшь табибәдән канәгать, аның адресына җылы сүзләр ирештерделәр:

    - Кешелекле, җайлы кеше, яшь булуына карамастан, үз эшен белеп башкара, киңәшләрен бирә. Сырхауханәгә әлеге белгеч бик кирәк иде, эшендә уңышлар телим, - диде Мәдинә Закирова.

    Алга таба да яшь табибларга районыбыз халкыннан бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетеп эшләргә язсын. Тәҗрибә, осталык туплагач та алар безнең җирлектән китмәсеннәр, озакка төпләнеп калсыннар иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: