Кайбыч районында 2013 елда 22 янгын очрагы теркәлгән
2013 елда республикабызда кеше гомере өзелүгә сәбәпче булган янгыннарның ешаюын күздә тотып, Татарстан Республикасы территориясендә "Торак-2014" дип исемләнгән янгыннарга каршы профилактик операция үткәрелә.
Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, былтыр республикада 3424 янгын очрагы теркәлгән. Бу аннан алдагы ел күрсәткеченнән 2,53 процентка кимрәк. Шулай да авылларда янгыннар саны арткан. Янгыннар вакытында барлыгы 212 кешенең, шул исәптән 12 баланың гомере өзелгән, 23е төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Узган ел күзәтелгән янгыннарның 72,52 проценты торак секторында булган. Аларның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм электр приборларын куллану кагыйдәләрен бозу, авылларда мичләрнең төзек булмавы, балаларның ут белән уйнавы һәм исерек хәлдә ут белән саксыз эш итү.
Республика күләмендә янгыннарга каршы комплекслы профилактик чаралар үткәрү торак секторда янгыннар санын киметергә мөмкинлек биргән.
Былтыр районда 22 янгын очрагы теркәлгән. Быелның 24 февраленә кадәр 3 янгын булган. Узган елның шул ук чорында 2 генә янгын очрагы исәпкә алынган. Агымдагы елда "Торак-2014" операциясе нигезендә Федоровское авыл җирлеге полиция участок уполномоченные Александр Воробьев, Кайбыч янгын куркынычсызлыгы күзәтүе бүлеге инспекторы Илшат Шәфигуллин, Федоровское авылындагы янгын сүндерү буенча аерым пост начальнигы Илгиз Гарифуллин составындагы комиссия Мөрәле, Федоровское, Бортас, Борындык авылларында рейдлар үткәрде.
- Шәхси хуҗалыкларда янгын күпчелек очракта электр үткәргечләрнең иске булуы, мичләрнең төзексезлеге нәтиҗәсендә килеп чыга. Кайбер йортларда мичтәге ярыкларга бармак сыярлык. Ялгыз яшәүче, салырга яратучы ир-атлар еш кына урын өстендә яткан килеш тәмәке көйрәтә. Тәмәке тартканда йоклап китеп, төпчекләреннән урын-җиргә ут каба. Шул сәбәпле, узган ел өч кеше янып үлде. Мондый фаҗигале хәлләргә юл куймас өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү зарур, - диде Илшат Шәфигуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев