Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында инвалидлар җәмгыяте оешты

    Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 1770 инвалид исәпләнә. Әле шушы көннәрдә генә җәмәгатьчелек үзәгенең актлар залында инвалидлар җәмгыятен оештыру буенча утырыш булды. Аны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев алып барды.

    Авыл җирлекләре башлыклары һәм физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр катнашында узган утырышта инвалидлар җәмгыяте активы сайланды. Инвалидларның мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә эшчәнлек алып баручы җәмгыять белән Кече Мәме авылыннан Анастасия Киселева рәислек итәчәк. Аның урынбасары итеп Олы Кайбычтан Марат Вәлиев билгеләнде, секретарь булып Надеждинодан Ольга Ветлугина сайланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: