Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районының балигъ булмаган аналары түгәрәк өстәл артында проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләште

    ... Наталья түгәрәк өстәл узучы залга кергәч үк, аны башкалардан аерып куйдым. 13-14 яшьләр тирәсендә дип уйлаган ябык кызчык инде үзе дә ике кыз бала үстерә икән. Сөйләшеп киттек.

    - Сезгә ничә яшь? - беренче соравым шушы булды.

    - Миңа 21, иремә - 24. Икебез дә эшлибез, ул көтүдә, мин фермада сыер савам. Декрет ялыннан килүгә үк группа бирделәр, 32 сыер. Өлкән кызыбыз Кристина тугач та, савымчыларның берәрсе урынына эшкә чыгарга кирәк булса, баш тартмый идем, - дип сөйләп китте әңгәмәдәшем.

    - Әле эшләргә өлгерәсеңмени? - дидем, аптырап.

    - Шулай туры килә. Акчаны җиткерергә кирәк бит. Ана (гаилә) капиталына Багайда йорт сатып алдык, үгез, куяннар, тавыклар асрыйбыз. Ярый, иптәшем ярдәм итә, мин фермага таң белән дүрттә үк китәм, кич белән дә соңга калына. Кристинабызны 16 яшемдә таптым, аңа хәзер 4 яшь, кечкенә Ангелинага 2 яшь. Балалар бакчасына бик яратып йөриләр.

    "Үзе дә бала гына, ә фикер йөртүе олыларныкыча", - дип уйлап куйдым һәм, һичшиксез, балаларын, йорт-җирен, төн­нәрен бала юатырга уянучы тормыш иптәше Костяны үз күзләрем белән барып күрергә кирәк, дип, күңел дәфтәремә теркәп куйдым.

    Наталья мине гадилеге, ачыктан-ачык сөйләшүгә баруы белән җәлеп итте. Хәер, социаль яклау бүлеге оештырган түгәрәк өстәл утырышына чакрылучы яшь әниләрнең барысы да тормышлары турында ачылып китеп сөйләште. Күбесе беренче сабыйларын иртә алып кайткан. Мәхәббәт тарихы, йөккә узгач, әти-ниләренең бу хәлгә карашы, балаларының әтиләре белән мөнә­сә­бәтләр, шул вакыт аралыгында очраган киртәләр һәм авырлыклар турында сөйлә­деләр. Араларында законлы никах белән яшәүче, гаилә корып, бала үстерү өчен тиешле шартлар булдыручылар да бар иде. Әмма минем нәкъ менә Наталья турында күбрәк беләсем килде. Сәбәбен дә аңлата алам. Яшь Анада мин ниндидер эчке ныклык, үз көче белән башкалардан ким-хур булмый яшәү теләге барлыгын тойдым. Костя да шундый.

    Өйләре көлеп тора

    Авыл уртасында кирпеч йорт сатып алганнар, кыш көне җылырак булсын, дип, штукатурлап та куйганнар. Бакчада яшелчә үстерәләр, терлек-туар асрыйлар, әле сыер да алырга исәпләре бар, кышка җитәрлек азык туплаганнар. Костя җәйге душ ясап куйган.

    - Башта минем әти-әниләр бер сарык бирделәр, Костяның әтисе алты чебеш китерде. Менә шулай башланды инде, - дип искә ала Нефедовлар зур тормышка тәүге адымнарын.

    - Натальяның әти-әнисе, Владимир Иванович белән Раиса Ивановна һәрчак ярдәм итәләр үзләренә, - ди Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова. - Бик тату гаилә. Наталья эшкә таңнан ук китә, кызларны бакчага әниләренең бертуганы Лена илтә, алып кайта. Җәй көне Ябалактагы Таня исемле апасы Кристина белән Ангелинаны үзенә алып китеп карады, кайчандыр Наташа аның үзенең балаларын караша иде. Сүз уңаеннан, Костя белән дә шунда танышканнар. Абыйлары Сергей белән Александр да ярдәменнән ташламый.

    Раиса Ивановна хакында түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә район үзәк сырхауханәсе педиатры Роза Вәлиева да уңай фикерләр генә әйтте.

    - Наташаны бала тудыру йортында мин кабул иттем, әнисе кызының сәламәтлеген даими кайгыртты, табиб әйткәннәрне төгәл үтәде, Казан табибларына консультациягә дә барды: кызның авырлыгы җитмәде. Хәзер дә аларны кайгыртып яши. Наталья үзе дә - бик җитди бала.

    - Акчаны, тәҗрибәле хуҗабикә сыман, саклап кына тота. Үзе киенми, һаман өйгә нидер ала, балаларын карый. Бу стенканы кайчан алырга өлгердегез әле?- дип кызыксынды авыл җирлеге башлыгы, өйдәге үзгәрешләрне күреп. Ул арада бакчадан сабыйлар да кайтып җитте. Тизрәк әтиләре янына килделәр, Ангелина, башын әтисенең алдына куеп, кочагына сыенды.

    - Алар Костяны күб­рәк тә ярата әле, ул аларны ашата да, уйнарга да вакыт таба. Мине жәлләп, көндез йоклап алырга да җай чыгара, - ди Наталья. Ире белән горурлануы күз карашыннан ук сизелә.

    Вакытны ашыктырма

    Яшь әнине сыерлары янында да күрдем.

    - Чиләкләр ташу җиңел түгел, кыш көне сыерларны юганда да шактый көч сорала. Әмма нишләмәк кирәк, училищены тәмамлый алмадым, әнием күпме үгетләсә дә, ташларга туры килде. Хәзерге акылым белән уйлыйм да, шуны тәгаен әйтә алам: 16 яшьтә гаилә корырга иртә әле, балаларны да соңрак табарга кирәк икән. Хисләре чын булса, яраткан кеше көтә ул, - ди Наталья. Аның бу фикере уйланылган, яшь хатынның тормыш тәҗрибәсе белән расланган.

    Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре балалыктан олы тормыш юлына бик иртә аяк баскан әниләр өчен гаять файдалы сөйләшү оештыра алды. Эшкә урнашу, пособиеләр алу, торак белән тәэмин итү, белем алу турында киңәш-тәкъдимнәр яңгырады. Соңгысы аеруча мөһим. Тормышлары әле башланып кына килә бит, үз урыннарын табу өчен белем алырга, һөнәр үзләштерергә кирәк аларга. Бүлек начальнигы Чулпан Камалиева бу мәсьәләнең мөһимлеген аңлатырга тырышты, әниләрнең һәрберсендә белем алырга теләк уятты, минемчә. Сабыйлары үсеп буйга җиткәч, әниләре белән горурланыр, яхшы яктан гына үрнәк алыр дип ышаныйк.


    Фәридә Галләмова, Кайбыч район үзәк сырхауханәсе педиатры:

    Туучылар саны кими, дип чаң сугабыз. Шул ук вакытта әни­ләребез елдан-ел "яшәрә", ягъни беренче балаларын бик иртә алып кайтучы кызлар шактый. Күпчелеге балаларын ялгыз үстерергә мәҗбүр, кайберләре үзләре кебек үк яшь ир-ат белән гаилә кора. Гадәттә, андый аналарга белем алудан туктарга туры килә, кагыйдә буларак, алар аз керемле эштә эшли, тормышларыннан канәгатьсез була. Бик яшьләй әти булу ир-егетләргә дә авырлыклар тудыра.

    Йөккә узган яшүсмер кызлар еш кына гаиләдәгеләр тарафыннан аңлау тапмый. Кияүгә чыкмаса, аларга әти-әниләренең даими гаепләүләренә түзеп яшәргә туры килә. Шуннан котылу өчен алар тизрәк үз гаиләсен корырга, үз оясын булдырырга омтыла. Шуңа күрә, бала табарга җыенган яшь кызларның киләчәктә тулы тормыш белән яшәве әти-әниләренең бу хәлгә мөнәсәбәтенә дә бәйле булып чыга.

    Бала тугач, яшь гаилә стресс хәлендә кала. Кайбер гаиләләр, бала тәрбияләүнең җитдилеген аңлап, сабыйлары белән бергә үзләре дә "үсә", олыгая, акыл җыя. Әмма якыннарының аңлавына, ярдәменә мохтаҗ булуларын онытмаска кирәк.

    Елена Кондратьева, сырхауханәнең акушер-гинекологы:

    Шуны истән чыгармаска кирәк: җенси тормыш белән бик иртә яши башлаган яшүсмерләрнең сәламәтлегенә зыян килә, организмның үсешенә дә тискәре йогынты ясала. Вакытыннан алда җенси мөнәсәбәткә керү физик талчыгуга, бигрәк тә җенес бизләренең дөрес эшләмә­венә китерә. Олыгайгач, бу тайпылулар үзен сиздерәчәк. Шул ук вакытта яшь организмга рухи көчсезлек тә яный. Кызларга йөккә узу, баланы төшерткән очракта, бөтенләй дә бала таба алмау куркынычы да бар. Бу инде хатын-кызның бөтен тормышын чәлпәрәмә китерү дигән сүз. 22-25 яшьтә генә организм җенси мөнәсәбәтләргә тулысынча әзер була, дип саный белгечләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: