Кайбычта донорлар кан бирү өчен мобиль станциягә килде

Юл һәлакәте, операция кичергән, табигать бәла-казаларында зыян күргәннәрнең гомерен саклап калу өчен кирәк донор каны. Кемдер ияләнгән гадәт һәм намусы кушуы буенча кан бирсә, кайберәүләр әле беренче тапкыр гына килгән. 1 июльдә теләге булган һәркем Олы Кайбыч мәдәният йорты каршындагы кан тапшыру мобиль станциясенә килде.
Төшкә кадәр мобиль станциядә 36 кеше кан биргән. Башкаладагы күчмә станция Кайбычка елга ике тапкыр килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәре Рәфыйк Тимергалиев ярты ел саен кан бирә икән.
- Минем өчен аның авырлыгы юк, шул рәвешле кемгәдер файда китерәм икән, мин моңа шатмын гына, - ди ул.
Зур Урсак мәктәбенең технология укытучысы Лилия Шәфигуллина донор сыйфатында үзен беренче тапкыр сынаган. Ул бирегә каенанасы - Зур Урсак авылы фельдшеры Асия апа Әхмәтҗанова белән килгән. Асия апаны даими укучыларыбыз җитди авырудан дәвалану өчен чит илгә җыенган Амалиянең дәү әнисе буларак та белә. Лилия - Амалиянең яраткан туган апасы, сеңлесе кебек ярдәмгә мохтаҗ авыруларга шул рәвешле булышырга теләве аңлашыла. Ягымлы шәфкать туташлары кан алу процедурасын тәмамлагач, әле беренча тапкыр гына кан бирүче Лилиянең хәлен сорадылар.
- Аллага шөкер! - дип җавап бирде ул.
Зур Тәрбит авылы китапханәчесе Инна Драндрованың да бирегә беренче генә килүе.
- Күптән җыена идем, ниһаять, мин дә донорлар рәтендә. Миндә сирәк очрый торган кан группасы - дүртенче тискәре. Бәлки, кемгә дә булса ярдәмем тияр, - дип саный.
Мобиль станциянең ун кешелек бригадасы җитәкчесе Азат Хаҗиев сүзләренә караганда, кан бирүчеләрнең күпчелеген тәҗрибәле донорлар тәшкил итә:
- Бүген дүрт кешенең беренче тапкыр кан бирүе дә безнең өчен яхшы күрсәткеч, аларның яңадан килүенә ышаныч зур. Анализ нәтиҗәләре буенча биш кешене кире бордык, чөнки донор сау-сәламәт булырга тиеш. Кан биргәнче чәй тәкъдим итәбез, өч йөз сум акча бирелә. Эш урыныннан түләүле ике көн ял бирү каралган. Донорларга ихтыяҗ зур, шуңа да безгә һәр кан бирүче кадерле, - ди табиб.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 11:20Борындыктан Тәлига Хәйбуллина:”Тракторда эшләгән елларымны онытмыйм” Дәһшәтле сугыш авылдашым Тәлига Хәйбуллинаның балачак чорына зур йогынты ясый.7500
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11300
-
2 март 2021 - 15:27Фермерлар династияләре, сезнең өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермер династияләре конкурсына гаризалар кабул итә.5600
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.32200
-
1 март 2021 - 09:06Иске Тәрбит мәктәбенең укытучысы бәйгедә җиңде Узган ел ахырында Татарча Википедияне Татарстанга багышланган мәкаләләр белән баету буенча «Минем Татарстан – 2020/21» вики-марафоны булган иде.16000
-
1 март 2021 - 09:03Элмә тактада хата булса, хәбәр бирегез, кайбычлылар Татарстанда 1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр татар телендәге хаталы элмә такталарны яки татар теленә тәрҗемә ителмәгән язуларны табучылар өчен конкурс уза.14300
-
1 март 2021 - 08:49Кайбыч тарихы турында китап нәшер ителә Кайбычның 30 еллык юбилеена әзерлек эшләре тулы көченә бара.24000
-
28 февраль 2021 - 09:07Шүширмә авылы клубында күптән көтелгән ремонт бара Ремонтны “Вика” төзелеш фирмасы алып бара. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, биредә ремонт эшләре 10 февральдә башланган.16700
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.20600
-
25 февраль 2021 - 14:36Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиевка 67 яшь иде.42000
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!55900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.14400
-
23 февраль 2021 - 09:35“Геройлар истәлеген саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кайбычлылар да кушылды Ватан сакчылары көне уңаеннан район үзәгендә, авылларда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләргә веноклар салдылар.9900
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
27 февраль 2021 - 13:40Кайбычта традицион “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үттеБу чаңгы ярышы ике атна элек узарга тиеш булса да, көннәрнең 30 градустан да салкынрак торуы сәбәпле, ул кичектерелгән иде. Бу шимбә спорт яратучылар өчен бик уңай килде: кичәге бураннан соң, көн дә җылы, кояшлы, чалт аяз иде.41900
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11300
-
5 март 2021 - 11:20Борындыктан Тәлига Хәйбуллина:”Тракторда эшләгән елларымны онытмыйм” Дәһшәтле сугыш авылдашым Тәлига Хәйбуллинаның балачак чорына зур йогынты ясый.7500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика