Кайбычта салмыш хәлдә руль артына утырган шоферлар кимегән
Исерек хәлдә ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләккән шоферның автомобиль йөртү хокукыннан колак кагасын, 30 мең сум күләмендә штраф салынасын белә торып, шул халәттә руль артына утырырга батырчылык итүчеләр барыбер табылып тора.
- Гыйнвар ахырларында иртәнге сәгать уннар тирәсендә без Олы Тәрбит авылына юл алдык. Каршыбызга "Газель" автомобиле җилдереп килә. Безне күргәч, шофер үзен сәер тота башлады, туктаттык. Махсус приборсыз да аның салмыш икәнлеге беленә. «Кичтән дустымның юбилеенда булган идем», - дип акланды ул. - Шулай булгач, айнымаган килеш ник руль артына утырырга? Җитмәсә сырхауханәгә барып, эчкәнме, юкмы икәнлеген тикшертүдән дә баш тартты. Бу мәсьәләдә закон таләпләре катгый. Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсе буенча беркетмә төзеп, эшне судка бирергә туры килде. Җәмәгать суды карары нигезендә бу шофер ел ярымга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителде, 30 мең сум штраф салынды, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Апас муниципальара бүлегенең Кайбыч бүлекчәсе ЮХИДИе баш инспекторы Фирдүс Тимершин.
13 февральдә Фирдүс Тимершин, ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов, дәүләт ветеринария инспекциясенең Апас территориаль бүлеге инспекторы Айвар Дәүләтшин белән берлектә, рейдка чыктык. Кайбыч-Камыллы автомобиль трассасының бишенче чакрымындагы Иске Чәчкаб авылы янында тукталдык.
Чувашиянең Комсомол районына кайтучы "Газель" автомобилен туктаттык. Ул, кагыйдә таләп иткәнчә, фараларын кабызмаган. Районыбыз авылларының берсеннән мөгезле эре терлек сатып алган "УАЗ" автомобиле хуҗасының ветеринария таныклыгы юк иде. Бу төгәлсезлеге аңа 3000 сумга төште.
Рейд барышында мал төягән машиналар шактый булды. Инспекторлар документларын тикшерде. Шунысы куандыра, бу көнне безгә салмыш хәлдә руль артына утырган шоферлар очрамады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев