Кайбычта өстәмә муниципаль сайлаулар узды
Бердәм тавыш бирү көнендә районның берничә бермандатлы сайлау округы буенча депутатлар сайланды.
1956 нчы Борындык сайлау участогында 11.00 сәгатьтә 3 нче Кутузов бермандатлы сайлау округының 56 сайлаучысы тавыш биреп өлгергән иде инде. Бу округта барысы 93 сайлаучы теркәлгән. Депутатлыкка кандидат итеп Ирек Тимершин билгеләнгән иде. Сайлау участогы иртәнге 7.00 дә ачылды, 20.00 сәгатьтә тавышларны санарга керештеләр.
- Дөрес килдемме соң? - дип мөрәҗәгать итте Фәридә Сәләхиева комиссия әгъзаларына. - Сайлау безнең округта гына уза, килгәндә юлда очраган таныш-белешләремә шуны аңлата килдем. Агитаторларыбыз барысын да сөйләгән иде, - диде ул.
Илсөяр Габдрахманова да үз фикере белән уртаклашты:
- Депутатлыкка кандидатны яхшы беләбез. Тумышы белән Шуширмәдән, механизатор. Авыл җирлеге депутаты тынгысыз булырга тиеш, чөнки алар - авыл җирлеге башлыгының төп ярдәмчеләре, гозер-сорауларыбызны җиткерүчеләр.
Көн кояшлы булып, бакчада эшләргә җай чыкса да, борындыклылар сайлауга җаваплы карады. Бәрәңге алуны сылтау итеп, килми калырлар дигән шикләр акланмады, сайлауда катнашуның мөһимлеген һәркем аңлады. Зур Урсак һәм Корноухово сайлау участокларында да бу көнне үз депутатлары өчен тавыш бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев