Кече Мәмедә яшәүче Евдокия әби бакчасын чәчәкләр патшалыгына әверелдергән
Кече Мәме авылына "Чиста су" программасы буенча су кертүчеләрнең эше белән танышырга баргач, капка төбендә төзүчеләрнең эшен күзәтеп утыручы бер әбигә игътибар иттем.
- Авылга су кертүебез өчен көненә әллә ничә тапкыр рәхмәт укып китә ул безгә, - диде төзүче егетләрнең берсе. - Әбинең теләкләрен ишеткәч, бөтен ару-талуларыбыз онытыла кебек, эшебез дә җиңел бара.
Сүзнең үзе турында икәнлеген аңлады бугай, әби үзе безнең янга килде.
- Авылыбыз урамнарында колонкалар бөтенләй юк бит, чөнки җир астына суүткәргечләр салынмаган. Аның каравы барыбызның да коесы бар. Хәзер авылдашларым өйләренә дә су кертә алырлар инде. Алар өчен бик шатланам. Үзем сулар кертеп тора алмам шул хәзер, - диде.
- Әби, төшенкелеккә бирелмәгез әле, вакыты җиткәч, сезнең өегездә дә су булыр, - дим.
- И, кызыкаем, мин үзем дә туган авылымда вакытлыча гына гомер кичерәм шул. Очар кош кебек бит мин. Кыш җиттеме, балаларым шәһәргә алып китә. Бер елны Мәскәүдә Любамда, икенче елны Пермьдә Коляда кышладым, соңгы ике елда Түбән Камада Тамара янында яшәдем. Миңа 89 яшь бит инде, шуңа да кышкы салкыннарда авылда ялгызымны гына калдырырга куркалар. Рәхмәт инде аларга, игелекле булып үстеләр, бик кадерлиләр. "Авылыңда гына ят", - дисәләр дә берни эшли алмас идең. Җәйгә дә җибәрәселәре килми дә бит, үзем чарага куймыйм. Шәһәр һавасын авылныкына алыштырып буламы соң инде!? Монда кайткач, сулышларым иркенәеп китә. Рәхәтләнеп бакча үстерәм.
- Евдокия әбинең бакчасын кереп күрегез әле, андагы матурлыкка сокланмаган кеше юк бездә. Җәйгә кайткан арада гына да әллә никадәр яшелчә үстереп китә ул, - дип сүзгә кушылды авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеева.
Шулай диюгә, Евдокия Чернова безне өе янына алып китте. "Өй алдыбыз гөлбакча", - дип җырлыйлар бит әле. Монда да нәкъ шулай. Һәр бакчада диярлек үсә торган цинния, астра, гладиолуслар гына түгел, моңарчы күренмәгән берсеннән-берсе купшы ят чәчәкләр дә күп анда.
- Үзем дә исемнәрен белеп бетермим мин аларның. Исемдә мени хикмәт, иң мөһиме - матурлар. Орлыкларын кызларым алып кайта, үсентеләрен тәрәзә төбемдә үстерәм дә, көннәр җылыткач, бакчага күчереп утыртам.
Шулай сөйләнә-сөйләнә әби безне икенче бакчасына алып кереп китте. Ә анда тәлгәш-тәлгәш виноградлар өлгереп килә, кыяр күп, помидорлар сабагында кызарган, баш-баш кәбестә үсә. Чүпнең әсәре дә юк.
- Соң, әби, туксанга якынлашып киләм, дисез, бу кадәр хезмәтне үзегез генә ничек башкарасыз?
- Бакчачылык җанга рәхәтлек бирә торган шөгыль бит ул. Безнең кебек сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кешеләр эштән курыкмый. Элек безнең авылда кәбестә бакчасы бар иде, мин озак еллар шунда эшләдем. Ә ирем Николай алдынгы комбайнчы булды. Комбайны кырда ватылса, төне буе ремонтлап, икенче көнне таң белән эшкә китәр иде. Ул исән булса, авылымны ташлап, шәһәргә чыгып китмәс идем дә бит.
Әйе, туган җирнең тарту көче көчле шул аның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев