Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Медицинага игътибар арта

    Районның медицина хезмәткәрләре үзләренең медицина Советында, медицина хезмәте күрсәтүнең өстенлекле юнәлешләренә тукталып, 2012 елга йомгак ясадылар, 2013 елга бурычлар билгеләделәр.

    Узган ел районда бала туу күрсәткеченең бераз түбәнәюе, ә үлем очракларының артуы сәбәп­лә­рен, беренче чиратта, нәкъ менә медицина хезмәткәрләре ачыкларга тиеш. Район үзәк сырхау­ханәсенең баш врачы Газимагомед Магомедов һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева чыгышларында шуңа басым ясадылар.

    - Хезмәт күрсәтүнең индикатив күр­сәт­кечләре буенча республиканың 45 районы арасында район үзәк сырхауханәсе 39-40 нчы, ә халык саны буенча дүр­тенче төр­кем­гә керүче районнар арасында (аларның саны - 17) 13-14 нче урыннарда тора. Шул ук вакытта район сырхауханәсенең икътисади яктан нәтиҗәлелек буенча 20 нче урында булуы планнарның үтәлеше турында сөйли. Эшкә сәләтле яшьтәге кешеләр арасында үлем күрсәткеченең республикадагы уртача күрсәт­кеч­тән ни өчен югарырак булуының сәбәпләрен дә ачыкларга кирәк. Бәлки аның сәбәбе медицинага гына түгел, социаль өл­кәгә дә кагыладыр, - дип кызыксынды министр урынбасары.

    Район үзәк сырхауханәсенең баш врачы чыгышыннан күрен­гәнчә, эшкә сәләтле кешеләрнең үлеменә китергән авырулардан беренче урынны кан тамырлары авырулары, икенче урында - тышкы сә­бәпләр нәтиҗәсендә кү­зәтелгән үлем очраклары, өченче урында - яман шеш авырулары то­ра. Эшкә сәләтле яшьтә ва­фат булган 58 кешенең 34е аракы эчү нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлашкан. Кайберәү­ләр­нең шул дәрәҗәгә килеп җитүенең сәбәбе ни­дә соң? Югыйсә, авылларда эш урыннары бар, һәр­бер зур торак пунктта диярлек фермалар эш­ли, бу да халыкның мәш­гульлеген тәэмин итә. Торак төзе­леше буенча яшь­ләр программалары да гамәл­дә. Узган ел, мәсәлән, сә­ламәтлек саклау өлкә­сен­дә генә дә яшь белгечләр- миллионлы врачлар өчен ике йорт төзелде. Бу эш алга таба да дәвам итә­чәк. Үзәк сырхауханәне врачлар белән тәэмин итү мә­сьә­ләсе дә хәл ите­лә. 2012 елда районга дүрт врач эшкә кайтты, быел тагын өчәү кайтыр дип көтелә. Сырхауханә­дә авырулар өчен уңай шартлар тудырылган, кабул итү-диагностика бү­легендә капиталь ремонт үткәрелде, хирургия һәм терапия бүлекләрен ремонтлау дәвам итә, заманча медицина җи­һазлары алына, ашыгыч яр­дәм күрсәтү машиналары белән тәэмин итү яхшыра. Отчет елында гына да сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасы буенча транспорт паркы өч ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасына тулыланды.

    - Үлем очракларының тышкы сәбәпләр, яман шеш авыруларына бәйле рәвештә артуы безне, әл­бәттә, сагайтырга тиеш. Без барлык авыл җирлекләрендә дә эчкечелеккә китергән сәбәпләрне ачыклау буенча эш алып барачакбыз. Бу проблеманың медицина хезмәткәрләренә генә кагылышлы түгеллеген дә яхшы аңлыйбыз, - диде район башлыгы Альберт Рәхмә­туллин.

    Ул фельдшер-акушерлык пунктларын модернизацияләү республика программасы буенча узган ел районда шактый зур эш алып барылуын билгеләп үтте, эшчәнлек бы­ел дә дәвам итәчәк.

    - Безне демографиягә бәйле мәсьәлә борчый, шуңа да хакимиятнең бө­тен структуралары, медицина хезмәткәрләре бе­лән берлектә хәлне үз­гәр­тергә тиешбез. Районда халыкның сәламәтлеген ныгыту буенча күп эш­ләнә, спорт белән шө­гыль­ләнүгә шартлар тудырыла, йортлар да тө­зиячәкбез, яшь гаиләләр күп булсын өчен барлык тармакларга да яшь белгечләрне җәлеп итәчәк­без, сәламәт яшәү рәвеше алып бармаучылар өчен һәр авыл җирлегендә тернәкләндерү программалары эшләрбез. Әмма шул ук вакытта медицина хезмәт­кәрләре халык сәламәтлеген ныгытуда төп бурычның үз­ләренә йөкләнүен онытмаска тиеш. Федераль үзәк, республика бу өл­кәгә зур акчалар тота ( узган ел гына да 11 миллиард сум), медицина хезмәткәрләренең хезмәт хаклары арта, хәзер нәтиҗәле хезмәт көтәбез. Врач барлык төр дәвалауга да оста, ләкин авыруга тупас җавап бирсәгез, нәтиҗәгә ирешү авыр булачак. Врач дару белән генә түгел, җылы сүзе белән дә дәвалый, - диде район башлыгы. - Без кешеләрне үз сәла­мәтлеге турында кайгыртырга өй­рәтергә тиешбез. Хезмәткәрләр, авыл халкы флюорографик тикшере­нү, диспансеризацияне кушканга гына үтмәсен­нәр иде. Шуңа да авыл халкының менталитетын үзгәр­тергә кирәк. Алайса, күп­ләр соңгы чиккә җиткәч кенә сырхауханә ишеген шакый. Һәр кеше врачлардан игътибар тойса, боз урыныннан кузгалачак. Сырхауханә коллективы өчен бу хәл ит­мәслек түгел.

    Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә намус белән эшләүче хез­мәткәрләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм район башлыгының Мактау кәгазьләре белән бү­ләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: