Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мөрәледә яшәүче тыл хезмәтчәненә 90 яшь тулды

    Яшьлекләре миллионлаган кеше гомерен алып киткән сугыш чорына туры килгән, Җиңү көнен якынайту өчен үз-үзләрен аямыйча бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгән тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү йөзеннән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин аларга, юбилейлары белән котлап, рәхмәт сүзләре белән сугарылган хатлар юллый. Әле шушы көннәрдә генә чираттагы хат Мөрәле авылына килде....

    Юбилярга илебез Президенты һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлауларын, бүләген район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тапшырды. Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллинның да изге теләкләрен, бүләген олы хөрмәт буларак кабул итеп алды ул. Без килер алдыннан гына мәктәп укучылары да тәбрик­ләп киткән аны. Сүз дә юк, үсеп килүче яшь буынның тыл хезмәтчәннәрен, өлкәннәрне шулай хөрмәтләве мактауга лаек күренеш. "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр", дип юкка гына әйтмиләр бит. Кечкенәдән шундый тәрбия бирү киләчәктә дә башкаларга хөрмәт белән карарга, тынычлыкның кадерен белергә өйрәтә. Буыннар бәйләнеше шулай дәвам итәргә тиеш.
    Безгә дә үзе турында күп сөйләде Сания апа. Ил өстенә кара кайгы алып килгән 1941 елда аңа 14 кенә яшь була. Барлык чордашлары кебек окоп та казыган, урманын да кискән, игенен дә иккән, урагын да урган.
    - Сугыш елларында тылда берәүгә дә җиңел булмады. Өстебезгә кияргә рәтле кием, ашарга юньле ризык булмады. Шулай да, колхоз эшеннән бер көн дә калмадык. Олы Подберезьедан Мөрәлегә кадәр уфалла арбасында чәчүлек орлык ташулары әллә җиңел булгандыр дисезме? Колхоз безне Яшел Үзәндәге фанер заводына да эшкә җибәрде. Федоровскоедагы урман хуҗалыгында да эшләдем.Сигез бертуганым бар иде, ни кызганыч, хәзер аларның берсе дә исән түгел инде. Сугыш вакытында сыер булу гына коткарды безне, авылда ачтан үлүчеләр дә булды. Сугыштан соң авыл хуҗалыгын күтәрүдә эшләдек. ТАССР үсешенә зур өлеш кертәсез дип мактыйлар иде безне. Пенсиягә чыккач та колхозда эшләп йөрдем әле, - дип яшьлек елларын искә алды Сания апа.
    Гомере буе ялгызы гына яшәсә дә, өеннән бер дә кеше өзелми аның. Туганнары, авылдашлары һәрвакыт хәлен белеп, ярдәм кулы сузып тора. Без килгән көнне дә бертуган апасының килене Рушания апа юбилее белән котларга килгән иде. Мул итеп табын да әзерләгән.
    - Сания апаның хәлен белергә көн саен килеп йөрим. Каенанам исән булганда ул бездә даими кунак иде. Хәзер олы яшьтә булгач, ешрак үзем киләм. Гомере буе эштә булды ул, 70 яшенә кадәр ындыр табагында эшләп йөрде. Хәзер дә тик утырмый, үзенә нинди булса да шөгыль таба, - ди Рушания апа.
    - Ялгыз карчыкны бу кадәр зурларлар дип уйламаган да идем. Мине хөрмәт итеп котлаулар җибәргән җитәкчеләргә дә рәхмәтем зур. Безгә ягымлы караш, тәмле сүздән, игътибардан кала берни кирәкми. Барыгызның да эшләрегез уң булсын, исән-имин йөрегез, -диде әби безне озатканда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: