Ни чәчсәң, шуны урырсыңмы?
Яшелчә һәм чәчәк орлыклары тутырылган күпсанлы пакетларның ничек очына чыгарга? Әгәр сезне пакетта язылганнар шикләндерә икән, аны сатып алудан тыелып торыгыз. Пакетның тышкы ягындагы ярлыкта тишелеп чыгү вакыты бер төрле, эчендәгесендә икенче төрле дә булырга мөмкин. Димәк, орлыкның тишелү вакытын ясалма рәвештә арттырганнар һәм бу сезне кыен хәлдә калдырырга мөмкин.
Пакетта орлыкның сатылу вакыты турындагы мәгълүмат та аның тишелеп чыгуына гарантия бирми. Менә шундый парадокс. Барысы да орлыкларның тере булуына бәйле. Шуңа да орлык сатып алганда бик игътибарлы булырга кирәк. Орлык тутырылган пакетларда түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш: орлык сатучы оешма (фирманың) исеме, адресы, телефоны, культураның исеме, сорты, партия номеры, авырлыгы яисә саны, сатылу сроклары. Анда күрсәтелгән яраклылык вакыты, орлыкка кагылмый, ул- пакетның сатылу вакыты. Әгәр сыйфат документларында "Сыйфат таныклыгы" яисә "Таныклык"тагы мәгълүмат белән пакеттагылар туры килсә, тыныч була аласыз. Таныклыкта орлыкның чәчү сыйфатлары мәҗбүри күрсәтелә, алар буенча әлеге партиянең тишелеп чыгышы гарантияләнә, шулай ук юридик затның яисә орлык сатучы шәхси эшмәкәрнең печате торырга тиеш. Бу барлык кирәкле документлар стенада пыяла астында һәркем күрерлек урында тормый. Сатып алучылар да аны сатучыдан сорамый, моңа тәвәкәллек кирәк. Шулай итеп, без үзебезне алдарга мөмкинлек бирәбез. Димәк, үзебез гаепле.
Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор белгечләре халыкка кечкенә пакетларга салынган яшелчә һәм чәчәк культураларын сатуда хокук тәртибен бозуларны ачыклады. Бу - Дәүләт реестрына, селекция казанышларына, куллануга кертелмәгән орлыклар; орлыкның сортын һәм тишелү сыйфатлары булган документларсыз (сертификат, таныклыксыз); тишелешкә анализ срогы үткән орлыклар сату. Шулай ук, Татарстан Республикасы территориясенә зарарлы, карантинда булган чүп үләннәрен кертү куркынычы да бар. 2012 елда Мәскәү шәһәренең "Аэлита-Семена" һәм "Аэлита" агрофирма җаваплылыгы чикле җәмгыятьләреннән пакетка тутырылган "Көз королевасы" һәм "Флакке" сортлы кишер орлыгын фитосанитар тикшерү вакытында карантинда булган эт җиләге чүп үләне орлыгы табылган. Эт җиләге бакчаларны, болын- кырларны чүпли, ташландык җирләрдә, юл буйларында һәм су сиптерү урыннарында үсә. Үлән үзе дә, җимешләре дә агулы, көтүлекләрдә маллар ашамый, яшел азыкка, силоска эләксә, агулану китереп чыгара. Әлеге чүп үләненең тотрыклы, начар исе авыл хуҗалыгы культураларының товар сыйфатын киметә.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә карантин чүп үләннәренең дүрт төре бар: амброзия, кыр кычыткан ефәге, европа һәм бер баганалы кыр кычыткан ефәге. Безнең республика территориясендә бу чүп үләннәре кеше ярдәменнән башка кермәгән, чөнки ул ерак араларны үтәргә сәләтле түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев