Олы Подберезьеның уңган аш-су осталары
“Родина” агрофирмасы ашханәсенә кайчан гына барып кермә, анда игенче-механизаторлар өчен һәрвакыт сыйфатлы ризык пешкән булыр. Биредә эшләүче Галина Бударина, Татьяна Чинкованың эш тәҗрибәсе шактый зур. Урып-җыю башлангач, аларны гел ашханәгә пешекче итеп эшкә чакыралар. Чөнки аш-суга осталыкларын яхшы беләләр. Икесе дә лаеклы ялга чыккан. Аларны пенсионерлар дип әйтеп тә булмый әле, яшь күренәләр. Бер-берсен ярты сүздән аңлап эшләүче пешекчеләр көненә әллә ничә тапкыр рәхмәт сүзе ишетә. Ә бер рәхмәт мең бәладән коткара.
– Табынны Галина Алексеевна әзерләсә, андагы ризыклар телеңне йотарлык була, – дигән сүзләрне авыл халкыннан элегрәк тә ишеткәнем бар иде.
– Безнең ашханәдәге ризыклар нәкъ өйдә пешкән кебек, бик тәмле, – ди агрофирма механизаторлары да.
Кыр эшләрендә катнашучыларны тәмле ашлар белән сыйлаучы аш-су осталары белән сезне дә таныштырырга булдык, хөрмәтле укучыларыбыз. Лаеклы ялда булсалар да, өйдә утыруны күз алдына да китерә алмыйлар әле алар. Бакчаны эштән кайткач та карап була, терлеген, кош-кортын да. Хуҗалыкта язгы чәчү эшләре башлануга, Галина Алексеевнаны да, Татьяна Петровнаны да ашханәгә эшкә чакыралар. Урып-җыю эшләре тәмамланганчыга кадәр шунда эшлиләр. Игенчеләрне генә түгел, төзелеш эшләрендә катнашучыларны да ашаталар, бәйрәм өстәлләре дә әзерлиләр.
– Мин ашханәне продукция белән генә тәэмин итәм, калганын үзләре эшлиләр, бернинди дә контроль кирәкми, – диде “Родина” агрофирмасы җитәкчесе Иван Чекмарев. – Игенчеләрне тукландыруда бернинди дә проблема килеп чыкканы юк. Югары һөнәри осталыкка ия пешекчеләр рәхмәт сүзләренә генә лаек.
– Әлеге һөнәрне мин әнием киңәше буенча сайладым, – диде Галина Алексеевна. – Казанда һөнәр училищесын тәмамладым. Укыган вакытта да бу һөнәрнең минеке икәнлеген аңладым. Казаннан авылыма әйләнеп кайтырга ашыкмасам, бишенче разрядлы пешекче булыр идем. Әмма яңадан Олы Подберезьега кайтуыма бер дә үкенгәнем булмады. Пешеренергә яратам.
Галина Алексеевна авылларындагы пекарняда да эшләгән. Ул ябылгач, Олы Кайбычтагы “Каенкай” кафесында, ашханәдә пешекче булып хезмәт куйган. Механизатор булып эшләүче тормыш иптәше Алексей Александрович белән бергә яши башлавына да 37 ел гомер узып киткән. Кызлары Светлана, улы Евгенийның инде үз тормышлары, балалар үстерәләр.
– Дәү әтиләре басуда, мин көне буе ашханәдә. Өйдә балалар бөтен эшебезне эшләп тора. Бергә барыбер күңеллерәк, – ди әңгәмәдәшем.
Улы Евгений да авылда калган, гаиләсе белән матур тормыш кичерә. Ул агрофирмада шофер булып эшли, дәүләт биргән субсидия ярдәмендә йорт салып кергәннәр, тормышыннан бик канәгать.
Галина Алексеевнадан хезмәттәше Татьяна Петровна турында күп кенә мактау сүзләре ишеттем. Ул камыр ризыкларын искиткеч тәмле итеп пешерә, ипине үзләренә дә, заказ буенча да сала.
Аның үзе кебек уңган ике улы бар. Буш вакытларында, эштән арып кайткан чакларында җыр суза. Авылдагы “Березка” ансамблендә дә җырлап йөргән әле ул.
Пешекчеләр авыл хезмәтчәннәрен тәмле ашлар, боткалар, кәтлитләр, гуляш, компот, камыр ризыклары, башка тәм-том белән сыйлыйлар. Эшчеләрне көненә өч тапкыр ашаталар, шуңа да эш сәгатьләре иртә башлана. Һәр көнне диярлек утызар кешегә аш-су әзерлиләр. Көнозын аяк өстендә булсалар да, алар зарлана торганнардан түгел. Җәйге кызуда көннәр буена плитә артында басып тору да рәхәт эш түгел. Урып-җыю чорының мөһимлеген аңлап, тырышып эшләүләрен дәвам итә пешекчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев