Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч мәктәбендә Россия Федераль Куркынычсызлык Хезмәте ветераннары белән очрашу үтте

    Олы Кайбыч мәктәбендә Россия Федераль Куркынычсызлык Хезмәте ветераннары Ровель Кашапов, Олы Кайбычта туып-үскән Рәшит Гыйльфанов һәм Ирек Габтриев белән очрашу узды. Анда Ровель Кашаповның "Наши павшие как часовые" китабын да тәкъдим иттеләр.

    Очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Мөрәледән ветеран-укытучы Наилә Хәмидуллина, мәктәпнең өлкән класслар укучылары катнаш­ты.
    Ровель Кашаповның китабына Татарстанда туып-үскән өч йөздән артык якташыбызның исеме кергән. Алар сугыш чорында һәлак булган, хәбәрсез югалган чик сакчылары, хәрби контр­разведка, разведка-диверсия төркемнәре, дәүләт элемтәсе сугышчылары, җирле дәүләт куркынычсызлыгы органнары хезмәткәрләре. Бу исемлектә Кайбыч кешеләре дә бар. Автор шуларның берничәсенә тукталды.
    - Турминский авылыннан Иван Семенович Пчелкин Бөек Ватан сугышы башланганда илебез чикләрен сак­лауда катнашкан. Ул 1941 елның октябрендә Мурманск шәһәре тирәсендә һәлак булган. Китапка Мөрәледә туып-үскән Галимша Мөхәммәтша улы Әхмәров, Федоровскоедан Архип Лаврентьевич Матвеев исемнәре дә кергән, - дип сүзен дәвам итте китап авторы.
    Ул Галимша Әхмәровның бертуган сеңлесе Наилә Хәмидуллинага, Федоровское, Олы Кайбыч мәктәпләре китапханәләренә китабын бүләк итте.
    - Абыемның хезмәтен, Бөек Җиңүне якынайтуга керткән өлешен югары бәяләгән кунакларга олы рәхмәтемне җиткерәм, -диде Наилә апа, дулкынланып.
    Ирек Габтриев әлеге китапка исеме кергән әтисенең абыйсы Җиһанша, үз тормышы турында сөйләде.
    - Үз гомерендә солдат ике тапкыр үлә. Беренчесе - дошман ядрәсеннән булса, икенчесе - аның турында без оныткач. Алар мәңге яшәсен өчен, без үзебез белгәннәрне яшьләргә сөйләп, язып калдырырга тиеш, - диде ул.
    - Мин бүген туган авылымны дусларыма күрсәтеп, аның матурлыгына сокланып йөрдем. Үземнең Олы Кайбыч урта мәктәбен тәмамлавым белән дә горурланам, - диде Рәис Гыйльфанов. - Совет Армия­се сафларында мин Брест крепостендә хезмәт иттем. Анда крепостьнең легендар сакчысы Петр Гаврилов белән дә аралашырга туры килде. Ул вакытта мин аның Питрәч районыннан керәшен татары булуын белмәдем. Армиядән соң, КГБ системасында эшләдем. Теләүчеләр мәктәпне тәмамлагач, хәрби училищега укырга керә ала.

    - Әлеге китапны игътибар белән укып чыксаң, якташларыбызның исемнәрен тагын очратырга мөмкин. Әйтик, Кошманнан ике кешенең исеме күземә чалынды. Дөрес, алар Апас районының Кошман авылыннан дип язылган. Кайбычның озак еллар Апас районы сос­тавында булуы һәркемгә мәгъ­лүм. Бу китап тарих өчен кирәк, һәркем туганының, ата-бабасының кайда һәлак булуын, җирләнүен белергә тиеш, - дип очрашуга йомгак ясады Рәмис Хәялиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: