Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта яшәүчеләр чүп-чарны махсус билгеләнгән урыннарга түгәргә өйрәнде

    Хезмәт коллективларына билгеләнгән территорияләрне чистарту буенча игълан ителгән өмәгә "Кайбыч таңнары" газетасы коллективы беренчеләрдән булып чыкты - 9 апрельдә үк эшне башлап җибәрдек. Экология һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елында республикада апрель-май айларында игълан ителгән санитар икеайлык вакытында без, табигать дуслары буларак, бу эшнең башында торырга, башкаларны да үз артыбыздан ияртергә...

    Бәхеткә, безнең кебекләр арада күп әле. Чисталык буенча үткәрелгән журналистлар рейдында да бу ачык күренде. Мисалга, балалар китапханәсе хезмәткәрләре Үзәк урамын, тагын бер оешма Бакча урамын тәртипкә китергән. Каты көнкүреш калдыклары тулып яткан урыннар хәзер юк диярлек. "Кайбыч торак- коммуналь хуҗалыгы муниципаль унитар предприятиесе контейнерларны вакытында бушатып тора. Район үзәгендә яшәүчеләр чүп-чарны махсус билгеләнгән урыннарга түгәргә өйрәнде инде. Ә менә төзелеш материаллары белән әлегә хәл катлаулырак.

    - Максатка ирешү өчен халыкның фикерләү дәрәҗәсен үзгәртергә кирәк. Без моның буенча даими эш алып барабыз. Узган ел һәр урамда үткәрелгән җыелышларның да файдасы зур булды. Хәзер барыбер контейнерларга тирес, төзелеш материаллары, терлек азыгы калдыклары түгү очраклары кимеде. Моңа ирешү өчен күпме тырышлык, көч таләп ителгәнлеген үзебез генә аңлыйбыз, ул көннәрне искә дә төшерәсем килми, хәтта. Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рифат Гарифуллин белән һәркөн саен урамнарны тикшереп чыгу бозны урыныннан кузгатырга мәҗбүр итте. Контейнер мәйданына чүп китереп түгү очраклары, сирәк булса да, күзәтелә әле, аларның кемнәр икәнлеген без яхшы беләбез. Ул кешеләргә дә барып җи­тәчәк­без, чөнки хәзер полициянең участок уполномоченныйларына һәм әйләнә-тирә мохитны саклау буенча дәүләт инспекторларына ярдәмгә җирле үзидарә органарының вәкаләтле вәкилләре дә килә. Аларның исемлеге расланды һәм ул газетада басылып чыгар дип уйлыйм,- диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев.

    Еш кына кайберәүләрнең капка төпләрендә кирпеч, ком өемнәре ята. Бу очракта йорт хуҗасына беркетмә төзеләме, дип сорыйм Рәмис Рафисовичтан.

    - Әлеге четрекле мәсьәлә буенча инде ничә еллар буена иртә яздан кышка кадәр ел әйләнәсе эш алып барабыз. Өй каршына тау булып өелгән шифер ватыклары, иске такталар, еллар буена шунда ятудан яшелләнеп беткән ташлар урамнарны бер дә бизәми, әлбәттә. Иске капкасын сүткәннән соң бүрәнә, такталарын урамга кеше күз алдына өеп куючылар да бар. Утын итеп тә кисми, кайчан да булса бер кирәге чыгар әле дип, һаман саклый бирә. Янәсе, берәр нәрсә төзегәндә файдаланачак ул аны. Төзелешләргә без шат кына, әмма моның өчен административ тәртип кагыйдәләрен бозарга кирәкмидер бит инде. Такта, ком сатып аласың икән, аны ишегалдыңа өеп куй, айлар буена саклап ятма. Йорт, гараж, сарай төзергә уйласаң, авыл җирлеге Советыннан белешмә алырга кирәк ( ул алты айга бирелә), ә инде төзелеш тәмамлангач, урынны ялт итеп җыештырып кую мөһим. Менә шул чакта гына урамнарыбыз балкып торыр. Ә кайберәүләр нәрсә төзиячәкләре һәм төзелешнең кайчан башланасын да белмичә, материал җыя. Кыскасы, урамнарны барыбер чистартырга кирәк булачак. Штрафлар зур, ә административ җаваплылыкка тарту вәкаләтенә ия булучылар саны тагын да күбрәк,- дип җавап бирде Рәмис Хәялиев.

    Иске Чәчкабта һаман да искечәме?

    Алдагы көннәрен кайгыртып, "запас" белән яшәүчеләр аз түгел. Әле күптән түгел генә Иске Чәчкаб урамнарында йөрдек. Монда һәр йортның капка төбенә диярлек нәрсә дә булса өеп куелган. Хәер, хуҗасы каяндыр алып кайтып куйгач, бәлки кирәктер дә. Тыкрыкларда да печән рулоннары, салам өеме, иске арба, череп беткән бүрәнәләр, тәгәрмәч, торбалар аунап ята. Инде кыш беттте, тагын ике атнадан терлекләр болынга чыгар, ә салам өеме әле башланмаган да. Аны чүплеккә илтеп түгәчәкләр инде. Ә полигон каты көнкүреш калдыклары өчен генә, арбасы белән каралып беткән печән түгүчеләргә анда юл ябык. Чүп-чарны шәхси транспортында полигонга түгәргә ризалык биргән эшмәкәрләрне дә штрафка тартырга мөмкиннәр. Кыскасы, үз биләмәңне чиста тотуны максат итеп кую күпкә отышлырак.

    Җаваплылыкка тарту вәкаләте кемнәргә бирелә соң?

    Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә кыенгарак туры киләчәк. Узган атнаның чәршәм­бесендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл җирлекләре башлыклары һәм административ хокук тәртибен бозу очраклары буенча беркетмәләр төзүгә хокукы булган район Советы, башкарма комитет хезмәткәрләре катнашында киңәшмә үткәрде. Аларның исемлеге район башлыгының 2013 елның 19 февралендәге карары белән расланган. Уполномоченныйлар контролендә булачак участокларны билгеләгәннән соң, ТР Административ хокук тәртибен бозу турындагы Кодексның җирле үзидарә органнарына административ хокук тәртибен бозу буенча беркетмә тутыруга нигез бирүче маддәләре белән таныштылар.

    Хәзер аларның барысы да беркетмә төзү белән таныш һәм чисталык булдыру буенча һәрберсенә авыл җирлеге беркетелгән.

    - Барлык авыл җирлекләре башлыклары да йортларга кереп, төзекләндерү, чисталык мәсьә­ләләре буенча аңлату эшләре алып барырга, кагыйдәләрне үтәмәгән өчен нинди чаралар каралуын аңлатырга тиеш. Һәр очракта да алтын урталыкка ирешү җиңел булмас, әмма безгә нык торырга, рөхсәт ител­мәгән урыннарга чүп түгү, урамнарны, авылларыбызны пычратучыларга каршы җитди көрәш алып барырга кирәк. Көнкүреш калдыкларын түгүдә халыкка ярдәм итү өчен комплекслы чараларны эшкә җигү мөһим. Моның өчен шәхси транспортны да җәлеп итү зарур. Дөрес, билгеле күләмдә түләү бәрабәренә. Йорт каршында, урамнардагы тәртипсезлеккә беребез дә түзеп торырга тиеш түгел. Яңа шартларда әйләнә-тирә мохитны саклау буенча дәүләт инспекторлары, полициянең участок уполномоченныйлары белән бергәләп закон нигезендә эш алып барачакбыз. Таләпләргә буйсынмаучыларга карата штраф санкцияләре кулланырга туры киләчәк, - диде район башлыгы бу проблема буенча фикерләрен белдереп.

    Узган шимбәдә районда шимбә өмәләре үтте. Хезмәт коллективлары үзләренә билгеләнгән территорияне чистартты, баганаларны агартты. 20 апрель - район көненә кадәр бар җирдә дә тәртип булырга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: