Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Пенсия өчен һәркем үзе җаваплы

    Һәрбер иминиятләштерелгән зат үзенең киләчәк пенсиясен бүген үк кайгыртырга тиеш. Димәк, һәркем чиста хезмәт хакы алырга, пенсиясенең тупланма өлешен үзе теләгәнчә кулланырга һәм дәүләт финанслау программасында катнашырга тиеш.

    56 нчы федераль закон - дәүләт фи­нанс­лау программасы шул инде. Ул 2008 елның октябреннән гамәлгә керде. 2013 елның 1 октябренә кадәр программага кереп, өстәмә кертемнәр ясарга мөмкин. Аның эшләү вакыты беренче кертем ясаган көннән алып 10 ел дәвам итә. Бер ел дәвамында Сез пенсиягезнең тупланма өлешенә 2000 сум һәм аннан да күбрәк өстәмә кертем ясыйсыз икән, дәүләт бу акчаны ике тапкыр арттыра: сезнең шәхси пенсия счетына шундый ук сумма күчерелә. Дәүләтнең иң күп кертеме елга 12000 сум тәшкил итә.

    Газпром Трансгаз Казань, банклар, РУЭС, РУПС, Татэнергосбыт, Райэнергосеть, ДРСУ кебек үзәкләштерелгән бухгалтерияләре районнан читтә урнашкан оешмаларның җитәкчеләренә мөрә­җәгать итәсе килә. Әлеге оешма хезмәткәрләре программа буенча акчаны мөстәкыйль рәвештә күчерсеннәр иде, чөнки үзәкләштерелгән бухгалтерия аша күчерелгән кертемнәр баш оешма урнашкан урын буенча исәпләнә.

    Дәүләт финанслау программасы гамәл­дә булган өч ел дәвамында районда аңа 636 кеше кушылган. 2009 һәм 2010 еллар нәтиҗәләренннән күренгәнчә, дәүләт программасында катнашучылар 1 миллион 383 мең сум өстәмә финанслар алган. Әлеге акчалар тулысы белән гражданнарның исәп счетларында исәп­ләнгән. Шул рәвешле, дәүләт 2009, 2010 елларда пенсия тупланмаларын финанслау программасы буенча үз бурычларын тулы күләмдә үтәгән.

    Шул ук вакытта район халкының күпчелек өлеше, оешма җитәкчеләре килә­чәктә лаеклы пенсия булдыруда активлык күрсәтми. Районның кайбер җитәкчеләре һәм белгечләр дә үрнәк итеп куяр­лык түгел. Бүген 17 авыл җирлеге башлыгының нибары берсе генә ирекле иминият кертемнәре түли. Кайбыч муниципаль район Советы һәм башкарма комитетында эшләүче 57 хезмәткәрнең бары тик унысы гына дәүләт финанслау программасында катнаша.

    Программага кереп тә, кертемнәр ясамаган 316 кеше аның өстенлекле яклары турында аңлап бетерми әле.

    Районның педагогик коллективларының программа турында тиешенчә хәбәрдар булмавы да борчу тудыра. Үзәк район сырхауханәсе һәм фельдшерлык пунктларында да программа буенча эш тиешенчә оештырылмаган. Педагогларның һәм медицина хезмәткәрләренең пенсиягә иртәрәк китү мөмкинлеге булуын һәм күпчелегенең инде хәзер үк билгеле бер еллар эшләгән өчен хезмәт пенсиясе алуын күздә тотсак, әлеге коллективларда программага керүчеләрнең санын арттырасы иде. Киләчәге өчен һәркем үзе җаваплы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: