Салкыннар куркыта алмас
Яңа ел алдыннан аномаль суыклар безне чыдамлыкта сыный булса кирәк. Салкыннар көтмәгәндә, вакытыннан алда килеп, җавапсыз шәхси йорт хуҗаларын гына түгел, авыл хуҗалыгындагы җитәкчеләрне дә авыр хәлгә куйды.
Җаваплы затлар каравылчы бүлмәләрен, көнкүреш биналарын тиешле контрольдә тотса, төзек булмаган мичләрне, җылыту электр җайланмаларын эксплуатацияләүне чикләсәләр, әйтик, "Заволжье" җәмгыятенең Кошман филиалында һәм Закиров җәмгыятендә килеп чыккан янгыннар булмый калырга да мөмкин иде.
- Хезмәт коллективы белән профилактик әңгәмәләр, инструктажлар үткәрелмәү, контроль булмау аянычлы нәтиҗәләргә китерә. Терлекчеләр йортында каравылчыларның үлүе - беренче генә очрак түгел. 12 декабрьдә Кошманда янгын килеп чыгуның сәбәбе, фаразлавыбызча, вафат булган Р.М.Закировның мичкә якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәвендә, - диде район башлыгы үткән атнада дүшәмбе киңәшмәсендә. - Шуңа күрә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, белем бирү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләренә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү, төнге сәгатьләрдә дә контрольне көчәйтү, котельный биналарын караучысыз калдырмау, каравылчыларның эшкә спиртлы эчемлекләр кулланып килмәвен тикшерү бурычы йөкләнә. Яңа ел бәйрәмнәрендә петарда һәм шартлаткычлар, бенгаль утлары, фейерверклар белән сак булырга кирәклеге турында мәктәп укучылары белән әңгәмәләр оештырырга кирәк. Кизү торуга ата-аналарны да, полициянең участок уполномоченныйларын да тартачакбыз, янгын күзәтчелеге хезмәте чыршылар урнаштырылган биналарны игътибарда тотсын. Саклык чараларын, барлык нечкәлекләрне күздә тотып, алдан уйлап куйсак, иминлегебезгә зыян килмәс. Аяныч хәлләргә бәйрәмне бозарга юл куймыйк!
Авыл җирлекләрендә гражданнарның тынычлыгын һәм хокук тәртибен ДНД отрядлары, депутатлар корпусы, педагогик коллективлар да тәэмин итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев