Сыйфатлысын сайла

Медиклар чаң суга: Татарстанда алкогольле эчемлекләр куллануга бәйле хәл киеренке, балалар һәм яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр белән агулану очраклары да арткан.
Белгечләр фикеренчә, моның сәбәбе гади: халык исерткечләрне күп куллана, арада сыйфатсыз продукция дә еш очрый. Саннар да шул хакта сөйли. Ел башыннан республикада, алкоголь белән агуланып, 182 кешенең гомере өзелгән. Балигъ булмаган 50 бала агуланган. Еш кына балалар спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш артык куллану аркасында зыян күрә, составында алкоголь булган, әмма эчәргә яраксыз сыеклыклар кулланучылар да бар икән. Яшьләрнең алкогольгә тиз ияләшүенең бер сәбәбе - энергетик эчемлекләрнең модада булуы, дип саный табиблар.
Район үзәк сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире, табиб-терапевт Марат Бакаев әйтүенчә, балалар һәм хатын-кызлар организмы алкоголизмга тиз бирешүчән. 2009-2010 елларда исерткеч эчемлекләр белән агуланучылар саны буенча Кайбыч районы "алдынгы" урыннарда барса, соңгы ике елда яхшы якка үзгәреш күренә. Марат Рифкатович белдерүенчә, җирле үзидарә органнары һәм полициянең участок уполномоченныйларының хезмәттәшлек итүе уңай нәтиҗәсен бирде. Алар суррогат эчемлекләр белән сәүдә итүче нокталарны ачыклый, профилактик эшчәнлек тә алып бара. Кайбыч сырхауханәсенең табиб-наркологы эшеннән киткән, кызганыч, хәзерге вакытта алкоголизмны дәвалаучы белгеч юк, шуңа да бу эш участок терапевтлары җилкәсенә төшә...
Терапевтлар, мөмкин булганча, спиртлы эчемлекләр кулланудан тыелырга өнди. Әгәр мөмкин түгел икән, исерткечләрне бары тик сыналган сату нокталарыннан - махсуслашкан кибетләрдән, супермаркетлардан, зур азык-төлек кибетләреннән сатып алырга киңәш итә. Бу очракта продукциянең сыйфатлы булуына ышаныч зуррак. Әгәр спиртлы эчемлекне кулланганнан соң агулану билгеләре үзен сиздерә башлаган икән инде, авылдагы фельдшерга мөрәҗәгать итәргә яки ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Һәр нәрсәнең чамасы бар, бәйрәм күңелсезлек белән тәмамланмасын өчен нәрсә һәм күпме эчкәнне контрольдә тоту яхшы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
10 август 2022 - 16:03Бүген ТРның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кайбыч районына килде Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Балык хуҗалыгында, Колаңгыда төзелүче бетон заводы, “Кайбыч агропаркы” сәнәгать паркында, аның “СЛ-Молоко” җәмгыятендә, “Август-Кайбыч” җәмгыятендә булды.2800
-
10 август 2022 - 09:35Олы Тәрбиттә яшәүче Вера Тараканова сокланырлык гомер юлы узган Яше туксанга җитсә дә, күңеле белән әле дә яшь булып калган Вера Никитична район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановны ачык йөз белән каршы алды. Радик Мәҗитович юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, районның 30 еллыгы медален һәм бүләк тапшырды.4300
-
9 август 2022 - 15:38Кайбычның урак алдынгылары Район басуларында уңыш язмышы хәл ителә. Комбайнчылар арасында аеруча югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләр бар. Урак батырларының исемнәрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Күрсәткечләр 9 августка.8000
-
9 август 2022 - 14:58Кайбычлылар «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән авиация бәйрәмендә катнашты «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән бәйрәм узды. Ул авиацияне популярлаштыру, яшьләрне әлеге тармакка җәлеп итү максатыннан ел саен үткәрелә. Быелгысы «Туполев» конструкторлык бюросына нигез салынуга 100 ел тулуга һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 90 еллыгына багышланды.8500
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.13600
-
5 август 2022 - 14:35Соравылда яңа күпер сафка басты Авылларны төзекләндерүдә һәм социаль яктан мөһим булган башка мәсьәләләрне хәл итүдә хөкүмәттән бирелә торган ярдәм – грантларның файдасы зур. Иске Тәрбит авыл җирлеге дә, конкурста катнашып, быел 1,5 миллион сум грант откан. Шул акчага Соравылда җәяүлеләр өчен яңа күпер эшләп куйганнар. Аны карарга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да барды.30100
-
4 август 2022 - 08:46Электр линияләренең сак зонасында таләпләрне үтәмәү нәрсәгә китерә? “Челтәрле компания” ААҖ электр тапшыру линияләренең сак зонасында төзелеш алып бару очракларын еш ачыклый. Әмма милекчеләр үзләренең гаебен танымый һәм әлеге очракны бетерергә ашыкмый.24900
-
1 август 2022 - 10:33«СалаваTik»лар гөмбәләр турында җырлый Бүген интернет киңлекләренә «Гөмбәләр биюе» җырының видео-клибы чыкты.21300
-
30 июль 2022 - 13:52«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды Яңа подкаст «Шулай язган» стресс турында.12300
-
29 июль 2022 - 10:32Кече Кайбычта Төркиядә яшәүче райондашыбыз белән очрашу узды Чит илдәге тормыш, анда яшәүче милләттәшләребез язмышы кайсыбызда гына кызыксыну уятмый икән? Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә, китап укучыларны Төркиядәге гореф-гадәтләр, йола, бәйрәмнәр белән таныштыру максатында, шушы кояшлы илдә яшәүче якташыбыз Кадрия Әхтәриева-Сойтекин белән очрашу үткәрде.44700
-
27 июль 2022 - 09:01Кайбыч районында яңа суд рәисе билгеләнде Татарстан Республикасының Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев Кайбыч районы суды коллективына яңа суд рәисен – Эльвира Нигъмәтҗанованы тәкъдим итте.22900
-
26 июль 2022 - 15:00Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк.23100
-
20 июль 2022 - 12:25«Салават күпере» һәм «Сабантуй» редакцияләре «СалаваTik» проектына кастингка чакыра Җырлы-биюле «СалаваTik» проектына кастингка гаризалар килү вакыты 2022 елның 1 августына кадәр озайтылды.21800
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
4 август 2022 - 15:27Район башлыгы Ульянководагы ашлык киптерү комплексы төзелеше һәм эретмә узелы эшчәнлеге белән таныштыТиздән Ульянковода “Август-Кайбыч» җәмгыятенең беренче ашлык киптерү комплексы кулланылышка тапшырылачак.21000
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.13600
-
9 август 2022 - 14:58Кайбычлылар «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән авиация бәйрәмендә катнашты «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән бәйрәм узды. Ул авиацияне популярлаштыру, яшьләрне әлеге тармакка җәлеп итү максатыннан ел саен үткәрелә. Быелгысы «Туполев» конструкторлык бюросына нигез салынуга 100 ел тулуга һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 90 еллыгына багышланды.8500
-
9 август 2022 - 15:38Кайбычның урак алдынгылары Район басуларында уңыш язмышы хәл ителә. Комбайнчылар арасында аеруча югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләр бар. Урак батырларының исемнәрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Күрсәткечләр 9 августка.8000
-
10 август 2022 - 09:35Олы Тәрбиттә яшәүче Вера Тараканова сокланырлык гомер юлы узган Яше туксанга җитсә дә, күңеле белән әле дә яшь булып калган Вера Никитична район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановны ачык йөз белән каршы алды. Радик Мәҗитович юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, районның 30 еллыгы медален һәм бүләк тапшырды.4300
-
10 август 2022 - 16:03Бүген ТРның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кайбыч районына килде Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Балык хуҗалыгында, Колаңгыда төзелүче бетон заводы, “Кайбыч агропаркы” сәнәгать паркында, аның “СЛ-Молоко” җәмгыятендә, “Август-Кайбыч” җәмгыятендә булды.2800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика