Тиресне урамга чыгарып өясең килсә, ике мең сум штрафыңны түлә!

Татарстан Республикасында игълан ителгән экологик- санитар икеайлык кысаларында безнең районда да авылларны чистарту, төзекләндерү эше алып барыла.
Икеайлык башланганчы Буа шәһәренең экология полициясе хезмәткәрләре районыбыз авылларында булып, табигатьне пычратучыларга карата беркетмәләр төзегән. 25 апрельдә район административ комиссиясенең чираттагы утырышында әлеге һәм башка беркетмәләр каралды. Утырышны алып барган административ комиссия рәисе Алексей Макаров башта ТР Административ хокук бозулар кодексында булган үзгәрешләр белән таныштырды.
Арыслан авылының Кооперативная урамында яшәүче Татьяна Трошинага карата беркетмә 10 апрельдә тыкрыкка, сарайлары артына ук тирес өйгәне өчен теркәлгән. Аның аңлатуынча, инвалид булу сәбәпле, тиресне кыш айларында кар ерып бәрәңге бакчасына ташырга хәленнән килми. Шуңа күрә сарай артына гына өйгән. Тормыш иптәше иртәнге 6 дан кичке 6га кадәр эштә, балалары үсеп читкә чыгып киткән, булышыр кешесе юк. Ул үз гаебен таный, беркетмә төзелгәннән соң, тиресне тыкрыктан алганнар.
Салтыйган авылында Ленин урамында яшәүче Гөлназ Мөхтәрова һәм шул ук авылда яшәүче Радик Камаловка карата беркетмәләр 2 апрельдә шулай ук Буа шәһәренең экология полициясе хезмәткәрләре тарафыннан теркәлгән. Мөхтәровлар өйләре янындагы тыкрыкта печән, салам, металл ватыклары, иске трактор тотканы өчен экологик полиция кармагына эләксә, Радик Камалов мунча миче сүткәннән калган чүп- чарны капка төбенә өйгән булган. Икесе дә әлеге урыннарны җыештырган.
Мәлки авылының Үзәк урамында яшәүче Лев Иреевка карата беркетмә каты көнкүреш калдыкларын капка төбенә түккәне өчен теркәлгән. Ул үз гаебен таный, чүп-чарын да җыеп алган.
Иске Чәчкаб авылында яшәүче Мәгърүф Низаметдинов һәм Айдар Сабировка карата беркетмәләрне участок уполномоченные, полиция майоры Дамир Гыйниятуллин теркәгән. Мәгърүф Низаметдиновка этен урамда авызлыксыз йөрткәне, Айдар Сабировка Совет урамында капка төбенә чүп түккәне өчен беркетмә теркәлгән. Айдар Сабиров комиссия утырышына да килмәгән. Административ хокук бозучыларның барысына да икешәр мең күләмендә штраф салынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 14:36Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиевка 67 яшь иде.22800
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!23700
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.10800
-
23 февраль 2021 - 09:35“Геройлар истәлеген саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кайбычлылар да кушылды Ватан сакчылары көне уңаеннан район үзәгендә, авылларда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләргә веноклар салдылар.4500
-
20 февраль 2021 - 14:12Район башлыгы Мәлки балалар бакчасы һәм мәктәп ашханәләрендә балаларны тукландыру белән танышты Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки авылына барды.29500
-
20 февраль 2021 - 10:29Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки мәктәбендә парламаент дәресе үткәрде Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Мәлки мәктәбенә килүенең төп максаты- парламент дәресендә катнашу иде.23500
-
18 февраль 2021 - 13:28Бәрлебашы авылында яшәүче Әнвәр Абдрахмановның тормышы турындагы язма китапка кергән «Бәрлебашы – чорлар юлдашы» дигән китапта минем әтием Әнвәр Абдрахманов турында да язма бар.30301
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.55000
-
17 февраль 2021 - 16:29Марат Әхмәтов Кошман мәктәбендә узган парламент дәресендә катнашты Быел парламент дәреселәре “Татарстан – безнең уртак йорт”.36200
-
17 февраль 2021 - 13:40Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә ПАО «АК БАРС» БАНК, гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә. Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкин һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйләрбез.9300
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.18500
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!32100
-
14 февраль 2021 - 08:48Кайбычта дүшәмбедән парламент дәресләре башлана 15-20 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Татарстан - уртак йортыбыз.41300
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
19 февраль 2021 - 09:51Чүтидә парламент дәресе уздыЧүти урта мәктәбендә узган парламент дәресендә КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Кадрия Фәтхуллова катнашты.35000
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!23700
-
25 февраль 2021 - 14:36Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиевка 67 яшь иде.22800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.10800
-
23 февраль 2021 - 09:35“Геройлар истәлеген саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кайбычлылар да кушылды Ватан сакчылары көне уңаеннан район үзәгендә, авылларда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләргә веноклар салдылар.4500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика