Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Тәүзих Мусин: “Маяк” та хезмәт итүенең нәтиҗәләре хәзер күренә

    Чиләбе өлкәсендәге "Маяк" производство берләшмәсендәге һәлакәткә 56 ел узуга карамастан, аның аяныч нәтиҗәләре әле дә үзен сиздерә.

    Радиоактив калдыкларның шартлавы нәтиҗәсендә һавага зур күләмдә радиация таралу нәтиҗәсендә йөз меңләп кеше радиациягә дучар ителә, әле хәзер дә гарип балалар туа, һәлакәт китергән зыянны бетерүдә катнашучылар сәламәтлеккә туймый. Озак еллар буена бу һәлакәт сер итеп сакланган. Аны еш кына "Кыштым һәлакәте" дип тә атыйлар. Чөнки "Маяк" Кыштым шәһәре (хәзерге Озерск) янында урнашкан була. Бүгенге көндә районда дүрт маякчы яши. Аларга район башлыгы исеменнән бүләк­ләр тапшырылды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина белән бергә Морза Бәр­лебашы авылында яшәүче Тәүзих Мусин янына да бардык.

    - 1957 елның ноябрендә мине авылшашым Рафаэль Зиннәтуллин белән бергә Совет Армиясе сафларына алдылар. Ике­безне дә Чиләбе өл­кә­сендәге "Маяк" берләшмәсенә җибәрделәр. Фаҗига урынында мең­нәрчә кешеләр белән бергә солдатлар да эшләде. Нурланыш алуның никадәр куркыныч икәнлеген безгә ныклап аңлатып тормадылар, билгеле. Шулай да һәр кешегә шәх­си доземетр бирде­ләр. Әмма без сә­ла­мәт­легебез турында уйлап та карамадык, эшләдек тә эшләдек. Рафаэль белән өч ел шунда хезмәт иттек. Хәтердә, эштән кайткач яхшылап юынабыз, ә радиацияне юып кына бетерерлек түгел. Армиядән кайткач та, кайда хезмәт итүебез, ни белән шө­гыль­­ләнүебез турында озак еллар сөйләргә ярамады, - дип хатирәләргә бирелде Тәүзих ага.

    - "Маяк" та хезмәт итүенең нәтиҗәләре хәзер күренә, соңгы елларда сәламәтлеге нык какшады, ике тапкыр инсульт та кичерде, икенче төркем инвалидлык бирделәр. Тәүзих абыегыз күп еллардан бирле умартачылык белән шөгыльләнә. Әнә шул шөгыле, табында балның бөтенләй өзелеп тормавы, начар га­дәт­ләрне үз итмәве, тәр­типле булуы аңа вакытыннан алда өзлегергә мөм­кинлек бирмәгәндер дип уйлыйм. Кырык елдан ар­тык Бәрлебашы урманчылыгында эшлә­гән урманчы да бит әле ул, - дип сүзгә кушыла тормыш иптәше Гөлфирә апа.

    Мусиннар - авылдагы иң үрнәк гаиләләрнең берсе. 1962 елда нигез салынган гаиләдә туган балалар да тәртипле, халык арасында абруйлары зур. Алар улларын да үз үр­нәкләрендә хезмәт сөю­чән, тырыш итеп тәр­бия­ли, югары белем би­рә­ләр. Айдарлары район үзәк сырхауханәсе стоматологы, Тәүзәр Бәрлебашы төп мәктәбендә укыта. Төпчекләре Ирек тә абый­сы Айдар һөнәрен сайлаган. Өчесе дә гаиләле.

    Ә Тәүзих абыйның теләге бер: "Маяк"тагы кебек фа­җигаләр бүтән беркайчан да кабатланмасын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: