Ульянково балалар бакчасында түләү артса да, сабыйлар кимеми

Коридорда ук ишетелеп тора: дәрес бара. Уен бүлмәсендә иркен, уңайлы, яңа уенчыклар да күп. Балалар тәрбияче апалары Марина Кармаенкова янына җыелган - әкият тыңлыйлар.
- Безнең "Кояшкай" балалар бакчасы төркеме 15 урынга исәпләнгән. Бүгенге көндә биредә 10 бала тәрбияләнә. Ульянково авылында мәктәп яшенә кадәрге булган балалар саны - 18. Иртәнге һәм төшке ашларны пешекчеләребез әзерли. Узган елның ноябрь аеннан алып быелның февраленә кадәр бакчабызда дәүләт программасы буенча төзекләндерү эшләре башкарылды, - дип сөйли мөдир Елена Скворцова. Ул безне әлеге бакча бүлмәләре белән таныштырды. Уен, йокы, аш, кер юу һәм үтүкләү бүлмәләре, санузел - хәзер биредә барлык тиешле таләпләр дә үтәлгән.
- Бездә нәниләр өчен барлык уңайлыклар да тудырылды. Балалар белән федераль дәүләт таләпләренә туры килүче Н.Е.Вераксаның "Туганнан алып мәктәпкә кадәр" программасы буенча шөгыльләнәбез. Моны безгә районның методик берләшмәсе тәкъдим итте. Биш бала мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөри. Атнага ике тапкыр Ульянково мәктәбенең татар теле укытучысы Сәвия Низаметдинова нәниләргә дәрес бирә, - дип сүзен дәвам итте мөдир.
"Танышу" темасы буенча укытучы соравына Диана Шаландинаның татар телендә ничек төгәл, матур итеп җавап бирүен күрсәгез иде сез!
Шулай ук быелның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларына түләү бәяләренең артуы хакында да фикер алыштык. Мәктәптә пешекче булып эшләүче Светлана Бохарова сөйли:
- Олы улыбыз бакчага йөри. Аңа дүрт яшь. Ике яшьлек кечкенәсен каенанам караша. Ике тапкыр субсидия алдык - якынча 350 сум.
Мөдир Елена Скворцова үзенең өмете белән дә уртаклашты:
- Бакчабызга йөрүче нәниләр саны артсын иде. Дәүләт тә бит үсеп килүче буын хакында кайгырта. Биредә тудырылган барлык уңайлыклар балаларның төрле яклап аң-белемнәрен үстерергә, мәктәпкә хәзерләргә зур мөмкинлек бирә. Моны, иң беренче чиратта, ата-аналар аңларга тиеш.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 май 2022 - 10:24Кайбычта яшь армиячеләр йорты ачылды Районда 16 яшь армиячеләр отряды 457 баланы колачлый. Аларның бергәләп җыелу урыны барлыкка килде.15700
-
13 май 2022 - 17:06Кайбыч районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырдылар Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Ак Барс” банкның “Кайбыч №1” өстәмә офисы җитәкчесе Илсия Хафизова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашты.15800
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.34800
-
10 май 2022 - 21:02Мөрәле авылы өлкәннәре Кәрим Тинчурин исемендәге театрга Җиңү көне уңаеннан күрсәтелгән спектакль карарга барды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Без хәтерлибез!» хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен спектакль күрсәтелде.14700
-
10 май 2022 - 21:00Соравылның мәдәният хезмәткәре Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган күргәзмә әзерләгән - Авылыбызда китапханәче дә, клуб мөдире дә үзем. Күпфункцияле үзәкнең фоейсында урнашкан күргәзмәне китап укучылар да, клубка килүчеләр дә кызыксынып карый.8600
-
9 май 2022 - 15:05Кайбычта ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларын кафеда хөрмәтләделәр Иске Чәчкабтан Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин, Олы Кайбыч авыл җирлегендәге тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, 9 Май – Җиңү көне уңаеннан оештырылган парадтан соң, бәйрәм табыны артына җыелды.17200
-
7 май 2022 - 14:40Кошманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды Ул " Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Укучылар һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары фотоларын күтәреп, урам әйләнде.46200
-
7 май 2022 - 13:31Чүти авылында Җиңү бәйрәме узды Чүти авылы уртасында урнашкан батырлар һәйкәле янына авылның олысы-кечесе җыелган.42100
-
2 май 2022 - 20:49Олы Урсак авылында яшәүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте Моннан туксан ел элек, җиһанга җылылык һәм ямь алып килгән май аеның икенче көнендә, Апас районы Югары Акхуҗа авылында Гөлсинә исемле кыз дөньяга аваз сала.41000
-
2 май 2022 - 17:01Кушкүл авылы клубы мөдире Лилия Муллина: ”Май бәйрәмнәрендә эшләргә дә, күңел ачарга да өлгерәбез” “Авыл халкы май бәйрәмнәрен, тоташ ял көннәрен зарыгып көтеп ала.34100
-
2 май 2022 - 05:00Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Ураза гаете котлы булсын!” Мөселманнар өчен изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. 2 майда – Ураза бәйрәме.19300
-
28 апрель 2022 - 10:26Кайбычта “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе узды Мәктәп командалары арасында ел саен үткәрелүче “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабы узды.33300
-
22 апрель 2022 - 15:10«Хатлар йорты» Рамазан аена багышланган сигез открыткадан торган серияне тәкъдим итте Сигез открыткадан торган серия, Рамазан тематикасыннан тыш, татар колоритын чагылдыра.69700
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
14 май 2022 - 09:20Кайбычта Сабантуйлар гөрләячәкБез ел буена көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй якынлаша. Бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү комиссиясе утырышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды.41900
-
15 май 2022 - 10:24Кайбычта яшь армиячеләр йорты ачылды Районда 16 яшь армиячеләр отряды 457 баланы колачлый. Аларның бергәләп җыелу урыны барлыкка килде.15700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика