Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Ватаным Татарстан ” газетасы – Кайбыч районында

    "Үзең дә нужаландың, безне дә авылда калдырдың" Авыл, аның яшәеше романтик буяуларга төрелеп җырларда, кинофильмнарда гына бирелә ул. Ә асылда... Хәер, матур төсләр өстәмәсәң дә, авыл мәсәлән, минем өчен изге бер җир булып кала бирә. Ул - асылыбызны, сафлыгыбызны саклаучы урын. Шуңа күрәдер, редакция эше белән авылларга чыксак та, күңел...

    Муниципаль район башлыгы урынбасары Рәмис Рафис улы Хәялиев безнең белән (Фәния Әхмәтҗанова, Гөлинә Гыймадова һәм мин) очрашуга хакимият әһелләрен җыйган иде. Ни өчен? Чөнки газеталарга язылу, татар матбугаты язмышы хакында сүз буласын алдан әйтеп куйган идек. "Безнекеләр "Ватаным Татарстан"ны укый, шуңа күрә сезгә әйтәсе сүзләре дә бардыр дип уйладык", - диде Р. Хәялиев. Әйе, әйтер сүзләре бар иде. Башкарма комитет рәисе урынбасары Илдус Гайнуллин "ВТ"ның яхшырганнан-яхшыра баруын әйтте.

    Моны башта район түрәсенең кунак алдында әдәп саклавы дип кабул иттем. Әмма Илдус шактый ук "тешле", үз фикерле булып чыкты. Матбугатта авыл тормышын ямьсез, кеше куркытырлык, җирдән биздерерлек итеп язылган язмаларның шактый мул чыгуына риза түгел иде ул. "Менә теләсә кайсы авылга барыгыз да 65-70 яшьлекләрдән: "Сезнең заманда авыл тормышы ничек иде дә, хәзер ничек?" - дип сорап карагыз әле, җир белән күк арасы, диячәкләр. Бит теләге булган һәм эшләргә иренмәгән кеше хәзер авылда гөрләтеп яши", - диде Илдус. Аны җөпләү дә, әйткәннәренә каршы килү дә кыен иде. И.Гайнуллин сүзләре миңа районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рифкать Нурулла улы Басыйров белән гәпләшү өчен бер этәргеч булды. Илдусның сүзләрен аңа да кабатладым.

    - Егетебез бик дөрес әйткән, авылны кем яманлый? Эш сөймәгән, бүгенге авылда яшәп карамаган кеше. Белмим, кайда ничектер, безнең районда зарланучылар юк дәрәҗәсендә. Авыл халкына ни кирәк? Эш һәм хезмәтеңә акча түләү. Ә ул бездә бар. Бернинди яңгалсыз ("ялгансыз" дигәнне әңгәмәдәш гел "яңгалсыз" ди, матур гына яңгырый бит, әйеме - Р.Г.) әйтәм, җәй айларында механизаторларның айлык хезмәт хакы 25 меңнән алып 60-80 мең сумга кадәр. Кышын азрак, әлбәттә, әмма авыл кешесе өчен кыш бик кыска бит ул, нибары дүрт, дүрт ай ярым. Менә шул уртача хезмәт хакын җәйге 7-8 айга тапкырла да 12гә бүл: еллык уртача хезмәт хакы килеп чыга.

    - Ә терлекчеләр күпме ала?

    - Бер яңгалсыз әйтәм: 8 меңнән 20 меңгә кадәр. Әле сыерны чиста тоту, бозау карау өчен өстәмә дә түләнә.

    - Шактый җирдә инвесторларны сүгәләр, ә сез мактыйсыз. Гаҗәп бит, ә!

    - Нәрсәсе гаҗәп аның, инвестордан уңдык без. "Ак барс" холдинг компаниясе 3 агрофирма төзеде. Башта сүтеп, аннан соң яңадан җыймады инвестор. Районда 56 ферманы саклап калды, авыл саен диярлек бер ферма килеп чыга инде. Ягулыкка кытлык юк, яңа техникалар кайтара тора.

    - Шул акча элекке колхозларга бирелсә, начар булыр идеме?

    - Хикмәт бит менә нәрсәдә: 1990 нчы елларда ил җитәкчелеге авылга кул селтәде. Гөрләп яшәгән колхозлар үзләре җитештергән продукция өчен айлар буе сукыр бер тиен дә ала алмый башладылар. Хәтта пенсия, балалар пособиеләре бирү дә "онытылды". Ул елларда мин колхоз рәисе идем, сөтне районга озатырга бензинлык акчаны халыктан бурычка алып тордык. Авылга инвестор кертү - заман таләбе иде.

    - Инвестор килү, яңа техника-технология куллану эшсезләр санын арттырмадымы?

    - Авыл саен 6-7 эшсез элек тә бар иде инде ул, хәзер дә бар. Эшсезлекне мин ике төрле аңлыйм: берсе - үзең теләп эшләмәү, икенчесе - мәҗбүри өйдә утыру. Эшлим дисәң, авылда эш бетәме? Менә бездә әлегә сыер савучылар җитенкерәми.

    - Авыл картая шул...

    - Эш анда гына түгел, кешенең үз-үзен ничек яратуында.

    - ?

    -Үзен хөрмәт иткән кеше эшсез утырмый ул.

    - Сездә терлекләрнең баш саны кими дип ишеткәнем бар.

    - Әйе, шәхси хуҗалыкларда, бигрәк тә рус авылларында сыер асраучылар бераз кимеде. Әмма агрофирмаларда хәлләр әйбәт. Сөтне дә күп савабыз, бүген һәр сыердан тәүлегенә 13,8 кг. Тәүлеклек савым район буенча 53 тонна 600 кг. Бер "Гөбенә" агрофирмасы гына да көненә 20 тонна сөт сава. Бу бит Бөгелмә яки Менделеев кебек районнар сауган хәтле.

    - Сез үзегез дә сыер тотасыз дип ишеттем.

    - Бер сыер бар, узган елга хәтле өч үгез, бер сыер иде әле. Мин бит фермада үскән малай, әти-әни терлекче иде. Мал ярату каннан киләдер инде. Кешенең башына сугып дигәндәй, мал асратып булмый бит. Менә әле мин персидәтел чакта Олы Тәрбит авылында башта парторг, аннары зоотехник булып эшләгән Валентин Смирнов дигән абзый бар иде. Аңа инде хәзер 78 яшь һәм, ышанасыңмы-юкмы, бүген дә 4 савым сыеры, бер бозавы бар.

    - Азапланадыр инде.

    - Яраткан эш азап түгел ул, Валентин Григорьевич сыерларны үзе дә сава әле. Азап дигәннән, минем кече улым Ренат элегрәк: "Әти, үзең дә гомерең буе авылда нужаладың, безне дә шәһәргә җибәрмәдең", -дия иде. Хәзер дәшми. Ике малай да авылда, олысы Фиргать - "Агрохимсервис"та, кечесе Ренат - "Золотая Нива" агрофирмасында агроном.

    - Яшьләрне авылда калдыру - әле совет чорыннан ук килгән четерекле мәсьәлә һәм аны бер селтәнүдә генә хәл итеп булмый. Хәтерлим, безне авылдан китмәсен өчен паспорт бирми аптыраталар иде.

    - Көчләп ачылган күздә нур булмый, диләр. Син иң элек яшьләргә шартлар тудыр. Бер-ике генә мисал: хәзер авылда баш белгечләрнең хезмәт хакы, эшнең күләменә карап, аена 25, 30,40 мең сум. Инде яшьләрнең машина алулары, йорт салып чыгулары -табигый хәл. Бездә ипотека буенча фатир алучылар да ишәя башлады. Нәрсә әйтим? Кеше һәрчак бәхетен читтә эзләргә омтыла инде ул, аның табигате шундый. Хәтта хатынны да күрше авылдан ала. Минемчә, бәхет читтә йөрми, ә кеше үзе бәхетен күрми йөри. Мин үзем бөтен асылым белән шушы җирнеке.

    Риман Гыйлемханов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: