Янгын сүндерүчеләрдә – өй туе
Федоровское авылындагы аерым янгын сүндерү хезмәте яңа бинада эшли башлады.
Моның өчен район Картлар һәм инвалидлар йортының элеккеге котельныен үзгәртеп корганнар. Төзекләндерү эшләреннән соң ул танымаслык булып үзгәргән: шәхси составка уңайлы эш бүлмәләре, яңа ишекләр, махсус техниканы саклау өчен җылы гараж, юлга каршылыксыз чыгып китү өчен уңайлы полосасы бар. Боларның барысы да кизү торучы янгын сүндерү командасына пост карамагындагы 16 торак пунктка оператив рәвештә барып җитәргә мөмкинлек бирә.
- Янгын чыккан урынга без 20 минутта барып җитәргә тиеш, - диде Дәүләт янгын күзәтчелеге идарәсенең Апас районындагы отряды начальнигы Леонид Ромачков. - Шушы нормага сыешу өчен хәзер шартларыгыз бар, команданың сугышчан әзерлеге - югары. ЗИЛ-131 базасындагы ике АРС-14 машинасы күрше Югары Ослан, Яшел Үзән районнары авылларына да чыгып китә ала. Янгын сүндерүчеләргә күрсәткән ярдәме өчен район башлыгына рәхмәтебез зур, ул эшли башлагач, янгын сүндерү постлары эшчәнлеге өчен шартлар сизелерлек яхшырды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге тантанада пост начальнигы Илгиз Гарифуллинга, аерым пост командиры Альберт Өметбаевка, "Заман" төзелеш оешмасы җитәкчесе Равил Җәләлиевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Аның теләге бер генә: районыбыз халкы иминлеге сагында уяу торырга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев