Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөз “Нива”ның икесе Кайбычка кайтты

Кайбычта ял паркында Республика көненә багышланган күңел ачу чаралары гөрләп узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч халкын Татарстан өчен кадерле булган шушы бәйрәм белән кайнар котлады һәм туган ягыбызны тагын да гүзәлрәк эшләр белән бизәргә өндәде.

Мәйдан түренә Кошман һәм Зур Урсак авыл җирлекләре башлыклары Лилия Сафина белән Габбас Зиннәтуллин чакырылды.

- Сезнең алда муниципаль берәмлекләр арасында республикада уздырылган смотр-бәйгенең быелгы җиңүчеләре басып тора,- диде Альберт Илгизәрович. -Республика көне алдыннан аларга һәм башка районнардагы җиңүчеләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Дәүләт Советы алдындагы мәйданда "Нива" машиналары тапшырды.

Бәйрәмдә төрле спорт уеннары оештырылды, сәүдә гөрләде.

"Болгар кызлары" төркеме, Казаннан килгән башка җырчылар, райондагы фольклор группалар үзләренең иң матур җырларын халкыбызга бүләк итте. Ат ярышы гади һәм нәселле атлар арасында үткәрелде.

Нәтиҗәдә, беренче төркемдә Бәрлебашыннан Илназ Әскәров иярләгән "Уңыш" кушаматлы ат беренче килде. Икенче-өченче урыннарда- Шуширмәдән Илмаз Хәмидуллин, Кыр Буасыннан Поляков аты. Нәселле атлардан "Олимп" спорт комплексында тәрбияләнүче "Зефири" кушаматлы атта Рамил Гыйсмәтуллин финиш сызыгын беренче узды. Икенче булып "Хип-Хоп"та "Гөбенә"дән Владимир Блинов килсә, аңардан бераз гына калышып, Бәрлебашыннан Наил Сибгатуллин килде.

Бәйрәм салютыннан соң, дискотека башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Йөз “Нива”ның икесе Кайбычка кайтты Кайбычта ял паркында Республика көненә багышланган күңел ачу чаралары гөрләп узды