Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Зариф Бәширинең 125 еллык юбилеена аның оныгы Энрике кайта

    Әдипнең улы Фәрит Бәширов Башкортстан дәүләт филармониясендә, опера һәм балет театрында җырлаган. Бүген дә исән-сау. Оныгы, Уфа рәссамы Энрике Бәшири (рәсемдә), бабасының исемен халыкка кайтару, Зариф Бәширинең 125 еллыгы алдыннан аның әсәрләрен урысчага тәрҗемә итү, китапларын бастырып чыгару өчен күп көч сала. Сүзне аның үзенә бирәбез.

    Вакыт уза гына. Әле генә беренче сыйныфка укырга кергән идем кебек, инде һөнәр алып, эшләп тә йөрим. Хәзер үземнең улым мәктәптә укый. ХХI гасырга да аяк бастык. Бабам Зариф Бәширинең тууына 5 майда 125 ел тулды. Бу зур юбилей - минем гаиләм өчен генә түгел, язучы, шагыйрь, тәрҗемәче, мәгърифәтче, журналист, галим Зариф Шәрәфетдин улы Бәширинең иҗатын белүчеләр өчен дә әһәмиятле вакыйга.

    Бабамның шигырьләре урыс телендә дөнья күрде инде. ХIХ гасыр ахры - ХХ гасыр башындагы татар теленнән сүзмә-сүз тәрҗемәне Резеда Нуртдинова ясады, әдәби тәрҗемә Уфада яшәүче яшь шагыйрь Алексей Кривошеевныкы. Урыс телендә дә шигырьләр уңышлы килеп чыкты, аларда чор рухы, авторның хис-тойгылар агымы, кү­ңел кичерешләре сакланган. Зариф Бәширине халыкка, биг­рәк тә урыс телле тыңлаучыга, таныту өчен берничә радиотапшыру үтте. Шагыйрьнең татар телендәге һәм урысчага тәр­җемә ителгән шигырьләре "Вагант" электрон нәшриятына урнаштырылган. Шулай ук, Зариф Бәширинең ике телдәге шигырьләре китап итеп бастыруга әзерләнә. Бабамның китабын бизәүне зур дулкынлану һәм җаваплылык белән үз өстемә алдым.

    Бәшири турында материал эзләгәндә һәм аларны өйрән­гәндә мин шулай ук искиткеч кеше, "Мәҗит Гафури - ХХI" мәдәният фонды рәисе, шагыйрьнең оныгының хатыны Люция Камаева белән таныштым. Бу танышу бик кадерле, һәм аның белән арытаба хезмәттәшлек итү - минем өчен зур куаныч. Моны аңлату өчен бабамның тормышыннан берничә эпизод китереп үтәм.

    Зариф Бәшири Казан губернасы Чивил өязенең Чүти авылында мулла гаиләсендә туган. Аңа якында күп кенә чуваш авыллары урнашкан булган. Шуңа күрә шагыйрь чуваш телен, бу халыкның гореф-гадәтләрен яхшы белгән. Ул башта - Буа, соңрак Акъегет авылы мәдрәсәләрендә укыган. Мәҗит Гафури иҗаты белән ул нәкъ шул чорда танышкан. Бу егетне иҗатка дәртләндерә, ул үзе дә яза башлый. "Казан мөхбире" гәзитендә Бәширинең "Яшә, хөррият!" (1906) дип аталган беренче шигыре дөнья күрә. Мәҗит Гафури яшь шагыйрь өчен иҗат үрнәге була. Аның белән очрашырга теләп, 1907 елда бабам Казанга, "Мөхәм­мәдия" мәдрәсәсенә укырга килә. Ул вакытта инде Гафуринең аннан Уфага кайтып китүен белми.

    Унтугыз яшендә исә аның "Мил­ләт кайгысы" дип исем­ләнгән беренче шигырьләр җыентыгы нәшер ителә. Шуннан соң яшь авторның шигырьләре гәзит-журналларда басыла башлый. Орск һәм Ырынбур нәшриятларында Зариф Бә­ши­ринең 9 җыентыгы чыга. Шул ук елларда беренче проза әсәр­ләрен тә тәкъдим итә ул. Шуларның иң уңышлысы - "Чуваш кызы Әнисә". Бүген ул чуваш теленә тәрҗемә ителгән.

    Гафури белән Бәширигә берничә елдан соң гына очрашырга насыйп була. 1927 елда "Яңа авыл" (хәзерге "Кызыл таң") гәзитенең 31 октябрь санында бу очрашу турында мә­калә, ике әдипнең фотосы, бер-берсенә багышланган шигырьләре дөнья күрә. Алар үзләре генә түгел, гаиләләре дә дуслаша. Зариф Бәшири үзе­нең "Замандашларым белән очрашулар" китабында Гафуринең хатыны Зөһрәгә булган җылы мөнәсәбәтен, мәхәббә­тен тасвирлый. Ул язучының шәкерте, фикердәше, көрәштә­ше була.

    Бәшири Габдулла Тукайның чордашы буларак та кадерле безгә. Бөек бабам шагыйрь белән бер вакытта Казанга килә. Суфиян Сафуанов үзе­нең "Шагыйрь һәм шәһәр. Габдулла Тукай Уфада" дип аталган мәкаләсендә аның турында "Тукай белән сыену урынын һәм ризык бүлешүче" дип нәкъ менә шуңа ишарә иткәндер. Габдулла Тукай үз вакытында Бәшири иҗатын каты тән­кыйть­кә дә тоткан, бабам моны дөрес кабул иткән дип аңларга кирәк.

    Миңа бабамның истәлекләре, аның дуслары, каләмдәшләренең хатирәләре бик кадерле. Аның дусларының нәселен дәвам итүчеләрне үземнең дусларым кебек күрәм. Минем бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Уфага килүенә 100 ел тулга багышлап эшләнгән истәлек билгесенең эскизы Уфа шәһәре хакимиятенең архитектура һәм шәһәр төзелеше баш идарәсендә хуплануын да шатланып кабул иттем. Ул Ленин исемендәге паркка (элекке Ушаков паркы) урнаштырылачак.

    Зариф Бәширинең әдәби һәм публицистик әсәрләре узган гасырның беренче яртысында киң билгеле була. Илебезнең күп төбәкләрендә яшәп һәм эшләп, күп халыкларның мәдә­ниятен өйрәнгән, тугыз телдә сөйләшкән ул. Чуваш, уйгыр, үзбәк әдәбияты турында фәнни хезмәтләр язган.

    Фаҗигале язмышлы бабам "халык дошманы" исеме белән Сталин, лагерьлары тәмугын үткән. 50нче статья буенча гаепсезгә хөкем ителеп, биш ел - Колымада, биш ел Бәләбәй районында сөргендә булган. Бәлки гәзит укучылар арасында бабам ул якларда яшәгән чорда аны белүчеләр бардыр. Ул 1956 елда гына реабилитацияләнгән.

    Язмыш сынауларына карамастан, тормышны яратуын, өмет-ышанычын югалтмаган, намусын саклап кала алган Зәриф Бәшири.

    Энрике Бәшири, Зариф Бәшири исемендәге мәдәният үзәге рәисе.

    Сәхифәне Луиза Сөнгатуллина әзерләде

    Бәшири безгә бөек Тукайның, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сүнчәләй, Сәгыйть Рәмиев, Нәҗип Думави һәм ул

    вакыттагы башка күренекле кешеләрнең чордашы буларак та кадерле. Гомеренең соңгы елларында ул күренекле замандашлары турында хатирәләр яза. Аның бу истәлекләре "Замандашларым белән

    очрашулар" дигән баш астында 1968 елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга. Сталин репрессиясен кичергән Бәшири

    Башкортстандагы сәнәкчеләр хәрәкәтен яктырткан "Каракош явы" дип аталган повесть яза.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: