Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Үзгәрешләр юлында

    Борындык авыл җирлегендә отчёт җыелышы, гадәттәгечә, җанлы узды. Халык күп булмаса да, авылның бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаучылар сорауларны бер-бер артлы яудырып кына торды. Алар һәр өлкәне колачлады: юллар төзелешенә, су белән тәэмин ителешкә, хуҗасыз этләрнең урамнарда хуҗа булып йөрүләренә, авылның картаюына кагылышлы иде.

    Мин Борындыкта авыл җы­еннарында еш булам, узган ел да катнашкан идем. Элегрәк "малый Петербург" дип аталган зур авылда 2010 ел дәвамында бер генә бала да дө­нья­­га килмәве хакында әрнеп сөйләгәннәр иде, быел исә ике авылга дүрт нәнинең тууын әйтеп үт­теләр. Димәк, мәктәпне сак­лап калырга нигез бар. Авылның картаюы, әзмә­вер­дәй ир-егетләрнең бернинди керем чыганаксыз эшсез ятуы аяныч, билгеле, ләкин авыл кешесенең эшлекле сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән программалардан файдаланучылар да шактый, шуңа да Борындык бу өлкәдә гел яхшы яктан гына телгә алына. Ә менә читкә китеп эшләүчеләрнең саны артуы бор­чый. Чагыштырмача аз санлы Шүширмәдә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең саны бер­мә-бер артык, балалар да туып тора, яшь гаилә­ләр­ дә авылда юк-юкта төплә­неп кала, яңа йортлар да сафка баса, ә Борындык елдан-ел картая бара. Мо­ның сәбәпләрен ачыкларга җыенмыйм, әмма авылның калага илтүче олы юлга якын булуы да үз ролен уйнаган, җир шарын камап алган глобализация процессы да Борындыкны читләтеп узмаган. Күпләр сәбә­бен колхозларны эреләндереп агрофирмалар барлыкка килүенә сылтый, моның да йогынтысы булгандыр, билгеле, ләкин хуҗалыкта да эшлим дигән кешегә эш урыннары юк түгел, Тик җые­лыш­та бу хакта мәгълү­мат бирүче генә булмады. Башка агрофирмалардан аермалы буларак, филиал вәкиленең би­­редә халык җыеннарында күптән күренгәне юк. Фермасы булгач, эше булырга тиештер ин­де, дип уйларга гына ка­ла, әнә "Алтын кырлар" җәм­

    гыятендә эшче кулларга ихтыяҗ зур бит. Халык урта мәктәпнең ни өчен төп мәктәпкә, фельдшерлык пунктын ни өчен кысан мәктәп классыннан зуррак бүлмәгә күчерү җаен тапмауларына, җәй­ге чорда Бәрле елгасы аша буа булмавына, ике якны тоташтыручы күпер төзелеше гел кичектерелүенә, авыл урамнарында электр лампалары аз булуына кагылышлы сорауларга җавапны хакимият вәкилләре белән бергә эзләде. Кайсыбер мәсьә­ләләр буенча уртак фикергә килделәр, кайсыларын киләчәктә хәл итәр­гә карар кылдылар. Чүп-чар өемнәрен киметү, авыл терлеген кү­пер аша ерак болынлыкларда тү­гел, авылга якын булган көтүлек­ләрдә йөр­тү хакында да сүз булды, көтүдә үгез булдыру хакында да... Тик бу хакта сүз чыккач, авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев: "Үгез булмый, Мә­ди­нә бар", - дип кырт кисте. Аның сүзләрен көтү­дә инде ничәмә-ничә еллар рәттән үгез булмавыннан интеккән халык хупламады, билгеле. "Тех­ник осеменатор Мәдинә районыбызның иң оста технологларының берсе, ул безнең авылда яши, белгечне читтән көтеп утырасы юк, читтәгесе дә кул сузымында - Колангыда гына, акчасын да җир пайлары хисабыннан гы­на түлисе, шушы ысул белән сыерларны орлыкландыру тер­лекне киң таралган лейкоз авыруыннан да саклап калырга мөмкинлек тудырачак", - дип аңлатулар да инандырырлык бул­мады, кө­түдә үгез бул­са, мәс­лихәт, диделәр. Шулаен шулайдыр да, ләкин кө­тү­дә үгез булдыру өчен берәү дә үз хуҗалыгында зур чыгымнар тотып хез­мәт куярга атлыгып тормый, таләпне авыл җирлеге башлыгына куйганчы бу хактада уйлансын иде халык. Бер-береңне аң­ла­шып эшләгән­дә генә нә­тиҗәгә ирешеп була бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: