Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Зур Подберезьедагы амбулаториядә капиталь ремонт бара

    Безнең илдә амбулатор хезмәт күрсәтүгә нигез 1089 елларда ук салына башлаган икән инде. Чиркәүләрдә урнашкан бүлмәләрдә им-томчылар авыруларны үзләренчә дәвалаган, өйләренә дә барып дәвалау ысулларын кулланганнар, санитар, карантин чаралар үткәргәннәр. Ерак гасырлар дәвамында амбулатор-поликлиника хезмәте камилләшкән генә, бурычлары исә һаман да бер: авырулар гомерен саклау, профилактик эшчәнлек алып бару. Аларның...

    Зур Подберезьедагы врач амбулаториясенең тарихы алай тирәндә түгел. Биредә 1999 елда файдалануга тапшырылган участок сырхауханәсе башта амбулатория булып төзелә башлаган. Әмма шул елны Турминскийдагы участок сырхауханәсе ябыла һәм халык үтенече белән Зур Подберезьедагы амбулаторияне 20 койкага исәпләнгән участок сырхауханәсе итеп үзгәртә­ләр. Ике катлы бинаның кайчан да булса файдалануга тапшырылуына халык өметен җуйган булган инде, чөнки ул "сакаллы" га әйләнгән, төзелеш сигез ел буена дәвам иткән.

    - Бу участок сырхауханәсе ачылуын Зур Подберезье халкы гына түгел, ә Иске Тәрбит, Мәлки, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә шатланып кабул иткән иде. Үзем аның баш врачы идем, авырулар күп иде, хирург буларак, операцияләр дә еш ясадым. Әмма 2005 елда мине район үзәк сырхауханәсенә баш врач итеп куйдылар, шул елдан бу сырхауханә врач амбулаториясе статусын алды. Бүгенге көндә ул авыл халкы сәламәтлеге сагында тора, ун койкада авырулар көндез дәвалана, санитар машиналары бар.

    Биредә фельдшер, участок шәфкать туташы, теш врачы эшли, февраль аенда гына педиатр булып кайткан яшь белгеч Екатерина Ботченкованы мөдир итеп билгеләдек. Терапевт вакансиясе әлегә буш тора. Максатыбыз - амбулаторияне тагын да үстерү, аның матди-техник базасын ныгыту,- диде безнең белән әңгәмәсендә үзәк сырхауханәнең баш врачы Газимагомед Магомедов.

    Максатка ирешү юлындагы эшчәнлек коры сүзләр генә түгел. Бүгенге көндә биредә халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү программасы нигезендә капиталь ремонт башланып киткән. Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге "Заман" җәмгыяте төзүчеләре яңгырларда су үткәргән түбәне сүтеп, профнастил калай япкан. Тәрәзә, ишекләрне алыштырырга, амбулаториянең эчке ягын да ремонтларга кирәк. Сүз уңаеннан, педиатрның тормыш иптәше Александр Анатольевич та "Заман" да эшли башлаган.

    - Без узган ел килешү нигезендә ун фельдшер-акушерлык пунктын ремонтладык. Быел тагын шул кадәр үк сәла­мәтлек саклау учреждениесен төзекләндерү бурычы тора, - диде Равил Җәләлиев.

    - Ә без, төзүчеләр, эшне сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз,- дип сүзгә кушылды бригадир Фәнис Диканашев.

    Төзүчеләр Риназ Вахитов, Рәшит Хәсәнов, абыйлы-энеле Альберт белән Зөфәр Низамовлар да шул фикердә.

    Врач амбулаториясен ремонтлау өчен федераль бюджеттан ике миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әмма бу акча гына җитмәячәк, шуңа да өстәмә ресурслар җәлеп итәргә кирәк булачак. Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү халык өчен кирәк, ә сәламәтлек барысыннан да кыйммәтрәк. Аны бернинди акчаларга да сатып алып булмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: