Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Кайбыч авылы көтүчеләре

    Авыл җирендә көтүчеләргә гомер-гомергә хөрмәт зур булган. Чөнки шәхси хуҗалыгындагы сыер-үгезләрен, сарыкларын аңа ышанып тапшырганнар, ә яшь бозауларын болынга чыгарып бәйләгәннәр. Терлек –авыл кешесенең карап торганы. Ул гомер-гомергә табыш чыганагы да булган.

    Берничә баш терлек асрап, үзенә ел әйләнәсенә җитәрлек итеп ит калдырган да, калганын саткан. Табыныннан сөт ризыклары өзелмәгән. Шуның белән йорт-җирен караган, балаларын укыткан, техника сатып алган, кирәк-ярагын булдырганган. Банктан кредит алып, бурычка да батмаган. Көтүне чиратлап та көткәннәр, көтүче дә яллаганнар. Хәзер сыер башына аена мең сум түләсәләр дә көтүче булып эшләргә атлыгып торучылар юк.
    Чираттагы сәфәребездән кайтышлый без Кече Кайбыч авылындагы ерак булмаган болында зур көтүне күреп алдык. Барысы да бер төрле – аклы-каралы, халык телендә әйтсәк, холмогор токымлы таналар. Авыл көтүе түгеллеген шунда ук аңлап алдык, чөнки шәхси хуҗалыкларда сыерларны элеккеге кебек күпләп асрамыйлар. Болын тутырып көтү көткән заманнар артта калды инде. “Дубрава” агрофирмасының Кече Кайбыч авылындагы фермасындагы таналар көтүе булып чыкты ул. Ябык кына гәүдәле, бу җәйге челләдә шактый каралып өлгергән көтүче үзен Флүс Хөснетдинов дип таныштырды. Сүзгә бик саран, аның каравы 32 ел буена терлекче булып эшли икән инде. Мәктәптә сигезенче классны тәмамлауга, фермага эшкә килгән. Аныңчы терлекче булган әтисе Котдус абый янында чыбыркы шартлатырга өйрәнгән була инде ул. Әнисе Наҗия озак еллар буена бозау караучы булган. Флүс кышын фермада эшләсә, язын болында үлән күренә башлауга ук көтүгә чыга һәм караңгы көзгә кадәр көтү көтә.
    “Озак еллар буена көтүче булып эшләүне күз алдына да китерүе авыр бит ул. Авыл кешеләре арасында елга бер-ике тапкыр туры килүче көтүне дә ниндидер бер эчке борчу белән көтеп алучылар бар. Акча түләп, кеше дә яллыйлар. Әле аның берөзлексез коеп яуган яңырлы көннәре, күк күкрәп, ялт-йолт яшен уйнаган чаклары да була бит”, – дим Флүскә.
    – Мин яшеннән дә, яңгырдан да курыкмыйм, өйрәнеп беттем бугай инде. Яңгыр, яшеннән куркып, берәр җиргә кереп утырсаң, көтүнең таралу ихтималы да бар бит. Берсен дә күздән ычкындырмаска кирәк, терлекләрне яңадан җыю бик авыр ул. Әйе, көтүче булу бер дә җиңел түгел. Ул бик җаваплы хезмәт. Быелгыдай җәйге кызуда малларны кигәвен интектерә. Мин хәзер Фәрит абый белән таналар көтәм. Көтүдә 95 тана бар, – дип җавап бирде ул миңа.
    Флүс бик күп еллар буена Татарстанның атказанган терлекчесе, ферма мөдире, хәзер лаеклы ялда булган Рәшит Зиннуров кул астында эшләгән.
    – Флүс үз эшен яратып, җа вап лылык тоеп башкара, уңган егет. Терлекләрнең көрлеге, никадәр продукция бирүе күп дәрәҗәдә көтүчегә бәйле. Аның көтүгә чыкмыйча калган чакларын хәтерләмим, – диде Рәшит абый. Авыл – көтүе белән ямьле. Без яшьрәк чакта авыл көтүендә йөздән артык сыер була торган иде. Хәзер сыерлар саны азайды. Моның сәбәбе нидәме? Белмим, ялкаулыкмы инде ул, яшьләрнең терлек асрыйсы килмәвендәме, җиңел тормышта яшисе килүендәме, өлкәнрәкләргә авыргарак булындамы? Без әле дә алты сыер асрыйбыз. Сыйлы көнең сыер белән бит.
    Атка атланган Фәрит Гайнуллин пенсиягә чыккач кына көтүче роленә кергән әле. Авыллары янында гына гөрләп эшләп торган кирпеч заводында шофер булып эшләгән. Ул ябылгач, район үзәгендәге оешмаларның берсендә каравылчы булган.
    – Күңел биреп эшләсәң, бер һөнәрнең дә ояты юк аның. Хәзер балалар үсеп бетте, лаеклы ялда дип, өйдә утырасым килми. Таналарны көтүгә иртәнге сәгать җидедә алып чыгабыз, кичке алтыда алып кайтабыз. Төшке аш вакытында кардага ябып торабыз, – диде ул.
    Гадиләргә гимн, дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Бу сүзләр Флүс, Фәрит абый кебекләр адресына бик тә туры килә. Гади генә хезмәтләре белән авылдашлары арасында хөрмәт казаналар алар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: