Тәмәке организмга агу ул

31 май Бөтендөнья тәмәкесез көн буларак билгеләп үтелә. Тәмәкенең зарары турында медицина хезмәткәрләре һәм укытучылар гына түгел, наркоконтроль хезмәткәрләре дә әңгәмәләр алып бара. "Тәмәкедән заман чиренә кадәр" дигән темага наркоконтроль хезмәткәрләре укучылар белән әңгәмәләр үткәрде. Бу юлы аларның ярдәмчеләре дә бар иде - "Минем Ватаным тәмәкесез" акциясен үткәрергә җыенучы "Мөстәкыйль...
Монда наркоконтрольнең нинди мөнәсәбәте бар соң? Наркологлар фикеренчә, тәмәке һәм алкоголь - ул легаль статуска ия булган наркотиклар. Үзенең тәэсире буенча алар башка наркотиклардан аерылмый. Бары һәр агулы эчемлекнең үз үтергеч үзенчәлеге бар. Тәмәкене ташлау теләсә нинди наркотиктан, хәтта алкогольдән дә авыррак. Ләкин бу моның белән генә чикләнми әле. Тәмәке тартуның чын наркотиклар куллануга бер баскыч икәнлеген наркологлар күптән раслады,алар, беренче чиратта, марихуана һәм киндер үләне. Күзәтүләр күрсәткәнчә, тәмәке тартучы үсмерләрнең һәм яшьләрнең 70 проценты марихуана татып караган. Беренче "исерткечтән" наркотикка бәйлелеккә, ә "җиңел" гашиштан үтергеч опиумга кадәр бер адым икәнлеген кабатлау кирәк микән. Димәк, медиклар һәм наркоконтроль хезмәткәрләре тәмәке тартуны профилактикалауга шундый зур игътибар биреп, юкка гына чаң сукмый.
Әңгәмә барышында балалар күптән борчыган сорауны үзләре күтәрде. Кайбер сәүдә нокталарында тәмәкене хәтта балаларга да тоткарлыксыз саталар. Сатучыны тәмәке сатып алучының балигъ булу-булмавы кызыксындырмый. Аларга иң мөһиме акча кирәк. Тәмәкене контрольсыз сатуга киртә куючы закон нормалары бар. Ләкин сәүдә өлкәсендәге башбаштаклыкларны эзәрлекләү белән кемнәр җитди шөгыльләнергә тиеш соң?
Шулай да тыюлар белән генә проблеманы хәл итеп булмый. Яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешенә нигезләнгән, тәмәкегә каршы тәрбия эшләре алып бару төрле чикләүләрдән дә мөһимрәк. Шуңа күрә, җәйге каникуллар алдыннан укучылар белән әңгәмәләр алып барыла да инде. Анда балаларга уйларга тәкъдим ителде: халыкны агулаучы сәүдәгәрләрне баетырга акчагызны һәм сәламәтлегегезне сарыф итәргәме, әллә шул акчага футбол тубы сатып алыргамы?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.900
-
25 июнь 2022 - 18:13Кайбычлылар быел да Урмай Сабантуенда гөрләтеп кайтты Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация – район Советы, башкарма комитетында эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, авыл үзешчәннәре, мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар барды.25000
-
24 июнь 2022 - 09:52“ЭкоЯз – 2022” акциясенең район этабы җиңүчеләре бүләкләнде Район Советының видеозалында “ЭкоЯз - 2022” республика акциясенең район этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.12300
-
24 июнь 2022 - 07:56Кайгы утларына салып, арабыздан мәңгелеккә китеп бардың... Мәлки авылында гомер иткән кадерле әниебез Роза Хафиз кызы Захарованың гомере өзелде.79800
-
24 июнь 2022 - 07:49АК БАРС ИМИНИЯТ компаниясенә рәхмәт хаты Узган елның декабре һәм бу елның гыйнвары, башка елларга караганда, кырысрак булып чыкты. Кар да күп яуды. Ә яз көне, шул сәбәпле, ташулар нәтиҗәсендә күп кенә шәхси хуҗалыкларны су басты.21900
-
22 июнь 2022 - 15:28Кайбыч ягы музее яңа экспонатлар хисабына баеды Кайбыч ягы музеена Борындык авылында туып үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшидә Хәйруллинаның кызы Нурия, энесе Габделбарый гаиләләре белән килде. Максатлары – музейга әниләренең фронтта төшкән фотоларын, орден-медальләрен тапшыру.18400
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!37100
-
17 июнь 2022 - 06:16Ак Барс Иминият компаниясе «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ – Татарстан Республикасы үсешенә 15 елдан артык өлеш кертүче динамик үсештәге төбәк компаниясе. Компаниянең Татарстан буенча 42 өстәмә һәм операцион офисы һәм РФ буенча 5 офисы бар. Компания иминиятнең классик риск төрләре буенча комплекслы хезмәт күрсәтә. Бердәнбер акционер - «АК БАРС» БАНК ГАҖ.23500
-
16 июнь 2022 - 13:33«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео Яңа чыгарылыш йөклелек хакында.22500
-
12 июнь 2022 - 22:22Кушкүл Сабантуенда Дөресен әйтик, Хуҗа Хәсән якларына яңа инвестор килгәч, мондагы Сабантуй элеккеге “Гөбенә” агрофирмасындагы кебек югары дәрәҗәдә узармы икән, дигән шик булды. Әмма ул урынсыз булып чыкты. Кушкүл авылы янындагы яшел тугайда узган бәйрәм оештырылу ягыннан да, бүләкләре белән дә узган елдагылардан бер дә ким түгел иде.57200
-
12 июнь 2022 - 22:08Ябалак авылында Сабан туе гөрләде Ябалак, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы авылларын берләштергән Сабан туе халык уеннарының үзенчәлекле булуы белән аерылып тора.83800
-
6 июнь 2022 - 10:10Федоровское авылында яшәүче өч гаилә 30 сутый мәйданда агач утырткан Федоровское авылы яныннан узучы трассадан ерак булмаган урында әле берничә ел элек кенә яңа урам барлыкка килде.20800
-
6 июнь 2022 - 10:06Эшмәкәрлеккә юл ачык Буа шәһәрендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга багышланган зона киңәшмәсе узды. Мондый киңәшмәләр 2010 елдан бирле үткәрелеп килә һәм ул матур традициягә әйләнде.17600
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
22 июнь 2022 - 15:26Дәүләт бүләге батырның туган авылына кайттыОлы Подберезье авылында яшәүчеләр бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл янына җыелды.47200
-
25 июнь 2022 - 18:13Кайбычлылар быел да Урмай Сабантуенда гөрләтеп кайтты Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация – район Советы, башкарма комитетында эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, авыл үзешчәннәре, мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар барды.25000
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика