Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алдынгылар җыелган җирдә

Бүген "Заволжье" җәмгыятендә узган елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Мөрәле авылы мәдәният йортында узган әлеге җыелышка хезмәт алдынгылары, озак еллар буена авыл хуҗалыгы тармагында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын да чакырганнар иде.

Әлеге җыелышка килүчеләр беренчедән мәдәният йортының матурлыгына таң калса, икенчедән тамаша залында биш рәткә буйдан-буйга сузылган ризык тулы өстәлләрне күреп сокландылар. Сервировка нәкъ ресторандагыча: ап-ак ашъяулыклы өстәлләрдә затлы савыт-саба, төрледән-төрле деликатеслар. Йөз егермеләп кунак чакырганнар, һәрберсенең урыны алдан ук билгеләп куелган. Казаннан ук кайткан сәнгать осталары үзләренең җыр-биюләре белән бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да алдынгыларны хөрмәтләү тантанасын шундый югарылыкта оештыруларына чын күңеленнән шатлануын яшермәде. "Заволжье" җәмгыяте диреторы Айрат Фатыйховка мәдәният йортына бильярд алып бирүдәге ярдәмнәре өчен рәхмәтен әйтте. Ә рәхмәтнең иң зурысы, әлбәттә инде, ил табынын баетучы игенче-механизаторлар, терлекче, белгечләргә иде.

- Җәмгыятьнең матди базасы елдан-ел ныгый баруын мәдәният йорты алдында тезелеп киткән машиналардан ук күренә. Былтыр гына да белгечләргә егермегә якын машина кайтты, хәзер аларны савымчыларга гына бирәсе калды инде,- диде район башлыгы уенын-чынын бергә кушып.- Алга таба да көндәшлеккә сәләтле хуҗалык булып эшләвегезне дәвам итәрсез дип ышанам.

Аның сүзен "Ак Барс" холдингы генераль директорының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Николай Титов дәвам итте:

-Биредә чынлап та, Альберт Илгизәрович әйтеп узган, дустанә, җылы атмосфера хакимлек итә. Бу сезнең йөзләрегездә ачык чагылыш таба. Яхшы эшләгән кешенең менә шулай ял да итәргә хакы бар. Без, инвесторлар, Кайбычны сайлап ялгышмадык, җитәкчелек белән аңлашып, җитештерүчәнлекне елдан-ел арттырып эшлибез.

Ә, уңышлар, җәмгыять директоры Айрат Фатыйхов чыгышыннан күренгәнчә, чыннан да мактанырлык. Шикәр чөгендере игүдән генә дә 85 миллион сум табыш алганнар. Еллык акча керемнәре 324 миллион сум тәшкил итә. Ит-сөт җитештерү күрсәткечләрен арттыру, уңдырышлылыкны арттыру буенча да мөмкинлекләре зур. Моның өчен хезмәт сөючән халык бар. Айрат Шәһитович аларны җәмгыятьнең алтын фонды дип атады. Хезмәттә аерым уңышларга ирешүчеләрнең барысына да Мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Заволжье” җәмгыятендә