Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Амбарларга ашлык агыла

Районыбыз игенче-механизаторлары бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюның финиш сызыгына чыкты.

Закиров исемендәге хуҗалык игенчеләре дә тир түгеп үстергән уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен зур тырышлык куя. Бу хуҗалыкта бөртекле­ләр 1134 гектар мәйдан били. Өч "ДОН-1500" комбайнында эшләүче Рузалит Җәләлиев, Ленар Сибгатуллин, Васыйл Сибгатуллин, "КамАз"да иген ташучы Илгиз Миңнуллин (рә­сем­­дә арттагы рәттә сул­дан уңга), ком­байн­чы ярдәмчеләре Марсель Сибгатуллин һәм Илфат Шакиров (алгы рәттә) вакыт бе­лән исәпләшмичә эшли. "ЗИЛ" автомобилендә Ринат Әх­мәдуллин да иген ташуда өлгерлек күрсәтә. Егетләр барлык мәйданның 97 процентында эш башкарган. Самат Хәйретдинов экипажы "ДОН-1500" комбайннары арасында районда алдынгылар рәтендә бара. "Урып-җыюны һәр гектардан 22 центнер уңыш алып тө­гәлләргә мөмкинлек бар. Арпаның уңдырышлылыгы гектарыннан 27 центнер булды," - ди хуҗалык җитәкчесе Радик Миңнуллин.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров егетләрнең эшкә җаваплы каравын билгеләде. Комбайннары яңа булмаса да, урак алдыннан сыйфатлы итеп ремонт­лаганнар, шуңа да урак чорында тоткарлыксыз эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игенчемеханизаторлар Амбарларга ашлык агыла