Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Артта сөйрәлүче хуҗалык җитәкчеләрен Казанга ник чакырганнар?

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2013 елда терлекчелектә эш нәтиҗәләре буенча республика киңәшмәсе узды.

Әлеге киңәмәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, районның баш ветеринария врачы Шәриф Гатауллин, "Чекмарев" җәмгыяте җитәкчесе Федор Чекмарев катнашты.
-Бу киңәшмәгә барлык районнардан да терлекчелектә продуктлылыгы түбән булган хуҗалыкларның җитәкчеләре чакырылган иде,- диде Рифкать Басыйров.- Бәхеткә, бездә андый хуҗалыклар юк дәрәҗәсендә. "Чекмарев" җәмгыятенә быел җитештерүчәнлене арттыру максаты куелды .Инвестор канаты астында эшләүче "Алтын кырлар" җәмгыятен киңәшмәдә мактап телгә алдылар.
Министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәслегендә узган киңәшмәдә сөт саву күрсәткеченең ни өчен кимүе, бу хәлдән чыгу юллары турында җитди сөйләшү булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Артта сөйрәлүче хуҗалык җитәкчеләрен Казанга ник чакырганнар?