Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авыл белгечләренә - грантлар

18 октябрьдә Казанда "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" дигән проект турында фикер алыштылар.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Николай Якушкин җитәкчелегендә узган чарада "Иң яхшы экономист" һәм "Иң яхшы бухгалтер" грантларын алуга бәйге үткәрү мәсьәләсе каралды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре, республиканың авыл хуҗалыгы бухгалтер-экономистлары катнашында узган чарада грантларны озак еллар буен эшләүчеләргә генә түгел, ә яшь белгечләргә дә бирү хакында да сөйләделәр. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Радик Камалетдинов һәм "Алтын кырлар", "Гөбенә", "Заволжье" җәмгыятьләре, "Яңа юл" хуҗалыгы бухгалтер-экономистлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан ТР авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры “Алтын кырлар” “Гөбенә”